5 апрель 2012 яңалыклары
-
Туган җирем – Димскәй авылы
Нәрсә соң ул туган ил, туган җир? Туган илебез һәм туган җиребез - ул безнең әти-әниебез, әби-бабабыз, абый-апаларыбыз, энеләребез һәм сеңелләребез. Алай гына да түгел, ул - безнең туган, яшәгән йортыбыз, урамыбыз, авылыбыз. Ул - без белем ала торган мәктәбебез, андагы дус-ишләребез, укытучы апаларыбыз да. Рәзилә КАСЫЙМОВА, Татар Димскәе төп...
-
Кәгазьдә ал да гөл, чынбарлыкта...
"Бөгелмә авазы" газетасының 21 март санында "Проблемалар хәттин ашкан" (авторы - Фазыл Вәлиәхмәт) дигән язманы, аннан аз гына алдарак авылдашым Әхмәтҗан Хәйдәровның "Аркаларын гына күреп калдык" мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым.
-
Кадерле бүләк
Камил ХӘСӘНОВ. Бөгелмә шәһәре. Фәнил эштән кайтып керде. Үз артыннан ишекне ябып куюга ук ишегалдында эскәмиядә утыручы күрше хатыннарының үзара пышылдашканнарын ишетте, дөресрәге, сүзләрен аңламаса да, җаны-тәне белән тойды ул аларның ни әйткәнен: - Менә бер хатыншак! Хатын сүзеннән чыга алмыйча, ир кисәге булып йөри инде, җебегән... Беренче генә ишетүе...
-
Яңалыклар
Химаячеләр ярдәме белән һәм муниципаль бюджетның өстәмә керемнәре хисабына ел ахырына кадәр пассажирлар автотранспорты тукталышларына 10 яңа павильон куелачак. Гадәттәге ярымҗимерек корылмалар урынына җил-яңгырдан ышыклану өчен уңайлы урыннар барлыкка киләчәк. Тагын җитмешләп тукталышта реконструкция ясау планлаштырыла.
-
Атлар татарны саклар!
Татар авыллары эшмәкәрләренең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу югары Бөтенроссия форумында якташыбыз - татарның токымлы атларын үрчетү белән шөгыльләнүче Бөгелмә эшмәкәре (Карабаштан) Фәрит Нәбиуллин да катнашты. Түбәндә аның әлеге мәртәбәле җыенда сөйләгән чыгышының кыскача эчтәлеген тәкъдим итәбез.
-
Татар авыллары эшмәкәрләренең Бөтенроссия җыены резолюциясе
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты татар авылларын саклап калу һәм үстерү юнәлешендә бик әһәмиятле оештыру эшләре алып бара. Әйтик, 2008 елда булдырылган "Россиядәге татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлде. Бу эшкә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче, авыл бизнесының күптөрле перспективалы юнәлешләрендә уңышлы эшләүче авыл эшмәкәрләре җәлеп ителә....
-
Тәрбия эше нәтиҗәләре
5-6 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә үткән "Яшел ут" балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалауга багышланган бәйгегә нәтиҗәләр ясау чаралары узачак.
-
Мин татарча сөйләшәм
Ел саен март-апрель айларында республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үтә. Аның кысаларында районыбыз мәктәпләрендә бик күп чаралар үткәрелә һәм укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәрдаим бу хакта безгә дә язып торалар. Акциянең кайсы мәктәпләрдә ничек үткәнен чагылдыру өчен аларга кыскача күзәтү ясыйк.
-
Эксперимент шартларында татар телен укыту
20 март көнне шәһәребезнең 7 нче гимназиясендә "Эксперимент шартларында укучыларга поликультуралы (күпмәдәниятле) белем бирү" дигән темага Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең милли мәгариф буенча директор урынбасарлары семинары булып узды.
-
Саваплы эш башкара
Без, "Мәгърифәт" клубына йөрүче бер төркем ханымнар, шәһәребездә инде байтак еллар эшләп килүче "Дети войны" ("Сугыш чоры балалары") клубы утырышларына да бик теләп барабыз.
-
Укытучым өйрәтте
Хөрмәтле редакция! Газетаның 16 март көнне чыккан санында Дамир Асыловның "Якташ галимгә тугрылык" язмасын укыгач, яраткан укытучым Д.С.Аитованың да исеме телгә алынуын күреп, бик сөендем. Дөрес, аның исеме мәкаләдә язылганча Даимә түгел, ә Дания.
-
Иң зур мирас – туган тел
Белгәнебезчә, 2012 ел дәвамында тарихи-мәдәни мирасыбызга игътибар зур булачак, чөнки Президентыбызның чираттагы күркәм гамәле белән 2012 ел нәкъ менә шулай дип игълан ителде. Ә мирасларыбызның берсе - ул татар милләте өчен татар теле.
-
Чистарыныйк!
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быел 21 мартта кабул иткән 413 нче номерлы боерыгын үтәү йөзеннән һәм районыбыз, шәһәребез территорияләрен тизрәк чистартып, санитар-эпидемиологик яктан да, экологик яктан да халык өчен куркынычсыз хәлгә китерү максатында, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр шәһәр һәм районда территорияләрне чистарту ике айлыгы...
-
Яңалыклар
Гаммәви тыңлаулар 30 март көнне муниципалитетта Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова рәислегендә "Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге чикләренең үзгәрешләре турында"гы муниципаль хокук акты буенча гаммәви тыңлаулар үтте. Тыңлауларда муниципаль берәмлек Советлары депутатлары, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, прокуратура вәкилләре һәм шәһәрдә яшәүчеләр катнашты. Төп доклад белән...
-
Вакыйганың күркәме
"Ак калфак" ветераннар клубы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева һәм хаҗи Габит Хәсәнов "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бер чакырылышта мөселманнарны гына кабул итүне оештыруга ирешкәннәр.