1 декабрь 2017 яңалыклары
-
Без – Җир балалары
2017 ел Экология һәм аерым табигый территорияләрне саклау елы дип игълан ителгән иде. Безнең 30 нчы санлы балалар бакчасында да (мөдиребез - И.Н. Митрофанова) экология төшенчәсен аңлау һәм аңлату, аның чисталыгын саклауның мөһимлеген, бу юнәлештә кулдан килердәй эш алымнарын ачыклау, өйрәнү максатыннан, бакчада эшләүчеләр арасында да, балалар һәм аларның ата-аналары...
-
Начар гадәтләр турында файдалы сөйләшү
Үзәк балалар китапханәсендә "Файдалы һәм зарарлы гадәтләр" дигән темага профилактика сәгате узды. Чарада "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар катнашты. Әлеге очрашуда катнашучылар нинди гадәтләрнең кеше өчен файдалы, ә ниндиләренең зарарлы икәнлекләре турында белде. Үзара шактый эчкерсез рәвештә ачылып сөйләшү барышында яман гадәтләргә ияләшүнең сәбәпләре,...
-
Баласына бакчада урын булмаган гаиләләргә өстәмә федераль ярдәм сорала
Бу хакта бүген Казанда Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет утырышында Т.Ларионова белдерде. (Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, балалар бакчаларында урын булмау сәбәпле, 1,5 яше тулып киткән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чаралары бөтенләй...
-
Бүген, 1 декабрь - кышның беренче көне (фотолар)
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Юлларда - бозлавык, кайбер районнарда кар көртләре хасил булачак. (Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартлары һәм юллар торышы сизелерлек начараерга мөмкин, дип кисәтә. Татарстанның көнбатыш районнарында һава шартлары аеруча катлаулы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар фаразлавынча, иртән...
-
Әнкәемә – чәчәкләр
Безнең 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында нәниләребез матур бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан, иң кадерле кешеләргә - әнкәйләргә бик матур бүләк әзерләделәр. Бүләкләр һәр төркем балаларыныкы үзенчәлекле, истәлекле булып чыкты. Әниләребезне котлыйбыз Иң матур бәйрәм белән! Кичен каршы алабыз Чәчәк бәйләме белән. Лениза МОСТАЕВА, өлкән тәрбияче. И. Пахомова, Лариса Малышева...
-
Иң якты бәйрәм
Без билгеләп үтә торган бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу - беркемне дә битараф калдырмый торган иң якты бәйрәм. Иң кадерле кешеләребезгә - әнкәйләргә иң җылы, иң матур сүзләрне әйтәсе килә. 25 ноябрь көнне Туган якны өйрәнү музеенда "Әни канаты астында" дип аталган гаилә-уен программасы оештырылды. Бу...
-
Бөгелмәдә – радиацияле яңгыр?
Узган атнада редакциябезгә берничә кеше шылтыратып: "Бөгелмәдә радиацияле яңгыр яуган икән, шул дөресме, аңлатма бирегез әле?" - дип үтенделәр. Моңа "ТНВ" телевидение каналыннан әйтелгән һәм интернетта күренгән хәбәрләр сәбәпче булган, күрәмсең. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең интернеттагы мәгълүматларына караганда, сентябрь аенда, чыннан да, Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив калдык пычраклары...
-
“Төп йорт” хуҗалары алар
Узган ял көннәрендә, 25-26 ноябрьдә, республикабызның Питрәч районында "Төп йорт - Отчий дом" дип аталган республика фестиваль-конкурсының өченче йомгаклау этабы булып үтте. Фольклор (йолаларны чагылдырган сәхнә күренеше), музыка уен коралында башкару осталыгы, вокал, хореография, гамәли-сынлы сәнгать юнәлешләрендә үткән бу бәйгедә Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашты. Бәйгедә чыгыш ясаган һәрбер...
-
Ана шатлыгы
Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге активистлары Әниләр көнен инде алтынчы мәртәбә балалар хастаханәсенә барып билгеләп үттеләр. "Дуслык терапиясе" проекты кысаларында алар "Ана шатлыгы" дип аталаган хәйрия акциясе уздырдылар. Күңелле ярышлар, дуслыкны ныгыта торган команда уеннары хастаханә хезмәткәрләренә дә, балаларга бик зур шатлык китерде. Ә күтәренке кәеф, елмаюланың сәламәтлеккә...
-
Географиядән диктант
Бөгелмәлеләр III Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Рус география җәмгыяте оештырган бу чарага килүчеләр география буенча биремнәр башкарды. Акциянең максаты - Россия географиясе турындагы белемнәрне тулыландыру, фәнгә кызыксыну уяту иде. 26 ноябрь көнне Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта үзенең география фәнен ни дәрәҗәдә яхшы белүен ачыкларга теләгән 30дан артык кеше җыелды. Тест...
-
Гаиләм – таянычым минем
Юстиция майоры Эльмира Салават кызы Зәкиева эчке эшләр органнарында 23 ел хезмәт итә инде. Шуның 14 елын Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә тикшерүче булып эшләүгә багышлаган. Эльмира - өч бала анасы. Әниләр көне алдыннан очрашып, бу кайгыртучан әни белән аның гаиләсе, эше турында әңгәмә корып алдык. - Эльмира Салаватовна,...
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне
Бөгелмә техник-төзелеш көллиятендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан һәм "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе кысаларындастудентлар һәм укытучылар өчен "Белергә кирәк!" дигән мәгълүмат акциясе узды. - Чараның максаты яшьләр арасында ВИЧ-инфекция һәм СПИД авыруының таралуын кисәтү иде. Иреклеләр үсеше координацион үзәге әгъзалары студентларның игътибарын әлеге коточкыч авыруның таралу проблемасына юнәлтеп, ВИЧ-инфекция һәм...
-
Хәбәрсез югалганнар...
3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Сугыш кырларында ятып калган Россия һәм совет солдатларының истәлегенә багышланган дата булдыру турында РФ Дәүләт Думасы 2014 елда карар кабул итә, илебез Президенты аңа шул ук елны кул куя. Хәбәрсез югалганнар исемлеге табылган каберлекләр белән әле бүгенге көнгә кадәр тәңгәлләшеп бетмәгән. Безнең...