Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Көчле явым-төшем дулкыны көтелә

География фәннәре докторы сүзләренчә, көчле явым-төшем ай башында булган дефицитны бетерү өчен кирәк.

Иртәгә республика башкаласына “кар” дулкынының икенчесе килергә мөмкин. Кар дүшәмбе көнне булган бурандагы кебек күп явачак. Бу хакта география фәннәре докторы Юрий Переведенцевка сылтама белән КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Иртәгә һәм чәршәмбегә каршы төндә шактый гына, 10-11 мм кар явуы көтелә. Дүшәмбедәге кебек көчле булыр”, - дип саный Переведенцев. Ул билгеләп үткәнчә, һава торышы декабрь нормасына кергән —тәүлеклек уртача температура ай ахырында минус 10 градусны тәшкил итәчәк.

География фәннәре докторы сүзләренчә, көчле явым-төшем ай башында булган дефицитны бетерү өчен кирәк. Норма аена 55 мм булырга тиеш булса да, 23 көнгә бары 13 мм явым-төшем булган.

Кар катламы җир катламы һәм үсемлекләр туңмасын өчен кирәк.

Якын көннәрдә республикага көньяк-көнбатыштан циклон килә. Җомгадан явым-төшемнәр булачак, әмма көчле түгел.

География фәннәре докторы сүзләренчә, Татарстанга көнчыгышның көчле җилләре килгән. Шунлыктан һава температурасы тиешлесеннән түбәнрәк. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/25/177794/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса