Яңа ел чыршылары аллергикларга зыян китерергә мөмкин
Сак булыгыз!
Иммунолог-аллерголог Надежда Логина сөйләгәнчә, җылы бинада ясалма чыршылар төрле хлорлы матдәләр бүлеп чыгара ала. Моннан тыш, күп тапкырлар кулланыла торган чыршыларда көнкүреш тузаны туплана, ул тузан талпаннарын үз эченә ала. Аллергикларга боларның барысы да ярамый.
Аллергология һәм клиник иммунология институтының табиб аллергологы һәм иммунологы Алла Рыжих билгеләп үткәнчә, табигый чыршыларга да аллергия килеп чыгарга мөмкин, тик бу ылыслы агачлар серкәсенә аллергиядән җәфа чигүчеләргә генә кагылачак.
Шуңа күрә, аллергикларга Яңа ел агачлары торган биналарны җилләтергә киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа