Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

ТАССР төзелүгә – 95 ел

Моннан нәкъ 95 ел элек - 1920 елның 27 маенда ВЦИК һәм РСФСР Совнаркомы Татарстан Автономияле Җөмһүриятен төзү турында декрет кабул итә һәм шул ук елның 25 июнендә Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы төзелә. 1937 елның 25 июнендә Советларның XI съезды Республика Конституциясен раслый һәм җөмһүрият атамасын "Татарстан Автономияле Совет...

Моннан нәкъ 95 ел элек - 1920 елның 27 маенда ВЦИК һәм РСФСР Совнаркомы Татарстан Автономияле Җөмһүриятен төзү турында декрет кабул итә һәм шул ук елның 25 июнендә Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы төзелә.
1937 елның 25 июнендә Советларның XI съезды Республика Конституциясен раслый һәм җөмһүрият атамасын "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы" (ТАССР) дип үзгәртә.
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә һәм җөмһүриятебез атамасын "Татарстан Республикасы" дип үзгәртә. Күренекле журналист, "Казанские ведомости" газетасы баш мөхәррире Венера Якупованың 2001 елда басылып чыккан "Суверенитет турында 100 кыйсса" китабында бу хакта бик кызыклы мәгълүмат бәян ителә. "Татарстан Республикасы атамасының сере" дип атала ул.

"Декларация текстында безнең төбәкнең яңа атамасы - Татарстан Республикасы төшенчәсе ничегрәк барлыкка килгән соң? Дистә еллар вакыт узгач, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин бу серне "Казанские ведомости" газетасы мөхәррире Венера Якуповага ача:

- Декларация тексты караламасын күчереп басарга дип машинисткага биргәндә, мин һәм депутат Дамир Сираҗиев "ТССР" артындагы сызык - тиредан соң комиссия сызып ташлаган "Республика Татарстан" дигән сүзләрне кабат язарга куштык. Безгә "ТССР" дигән түгел, шул вариант ошый иде. Каралама белән чистага басылган текстны хәрефләп чагыштырып утыручы табылмас әле, дип фикер йөрттек без. Үтте бит!
Һәм бу очракта хаклык "закон бозучылар" ягында булып чыга. Яңа атама барысының да күңеленә хуш килә һәм шунда ук телгә дә кереп китә".
1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары съезды РСФСРның 1978 елда кабул ителгән Конституциясенең 71 нче маддәсенә бу хакта төзәтмә кертеп, әлеге атаманы законлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса