Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Тагын бер кат янгыннар турында

Җәен дә, кышын да бердәй актуаль булган темаларның берсе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту һәм аларны тайпылышсыз үтәү. Күпме генә искә төшереп торсаң да, артыгы булмас, чөнки ут-күз афәте һәрчак сагалап тора. Янгыннарның күпчелеге кешеләрнең ваемсызлыгыннан һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә салкын караудан килеп чыга.

Сергей ШАЛАМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы
янгын күзәтчелеге инспекторы,
эчке служба өлкән лейтенанты.
21 июнь көнне көндезге сәгать өч тулып килгәндә 64 нче янгын сүндерү частена Спас авылында бер мунча яну турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйга урынына 64 нче янгын сүндерү частеннан һәм Татар Димскәе авылыннан янгын сүндерүчеләр китә. Шулай ук район электр челтәре, "Бөгелмә-
газ", эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, "Ашыгыч ярдәм" машинасы да җибәрелә.
Татар Димскәе янгын сүндерүчеләр отряды 10 километр ара узып килеп җиткәндә, мунча һәм аңа терәп салынган сарай ут эчендә булып, өлешчә түбәсе дә җимерелеп төшә. Тагын 5 минуттан 64 нче часть янгын сүндерүчеләре килеп җитә (ара 29 километр). Бу вакытта ут әле үз көчендә була.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән-че хуҗалар һәм күрше-тирә утны үз көчләре белән сүндерү белән мәшгуль булалар.
15 сәгать 23 минутта утны тәмам сүндерәләр. 3х4 метр мәйданлы агач мунча һәм 5х3 метрлы сарай тулысынча янып бетә (барлыгы 27 квадрат
метр мәйданда). Матди зыянның күләме әле тулысынча ачыкланып бетмәгән, 200 мең сумлык милек коткарып калынган.
Ут чыгуның сәбәбе - мичтән файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәмәү.
Ә кагыйдәләр катлаулы түгел:
1) янып торган мичне караучысыз калдырмагыз, күзәтү эшен балаларга ышанып тапшырмагыз;
2) ягулыкны мич авызына якын куеп калдырмагыз;
3) мичне кабызып җибәрер өчен бензин, керосин кебек тиз дөрләп китә торган сыек матдәләр кулланмагыз;
4) махсус көйләнмәгән мичкә күмер, кокс, газ якмагыз;
5) төтен чыгу юлларының төзеклеген тикшереп торыгыз;
6) мичләрнең артык кызып китүенә юл куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса