Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Социаль тәэминатта – бердәм система

2018 елның 1 гыйнварыннан социаль тәэминатта Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү күздә тотыла. 2015 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Адреслылык принципларын саклау һәм мохтаҗлык критерийларын куллану мәҗбүрилегеннән чыгып, исәпкә алу һәм социаль яклау чаралары күрсәтүне камилләштерү буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 388 нче Федераль Законга...

2018 елның 1 гыйнварыннан социаль тәэминатта Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү күздә тотыла.

2015 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Адреслылык принципларын саклау һәм мохтаҗлык критерийларын куллану мәҗбүрилегеннән чыгып, исәпкә алу һәм социаль яклау чаралары күрсәтүне камилләштерү буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 388 нче Федераль Законга туры китереп, 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында социаль тәэминатта Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын (ЕГИССО) булдыру һәм гамәлгә кертү планлаштырыла.

Аны гамәлгә ашыру кысаларында социаль ярдәм алучылар турында мәгълүмат туплау бара һәм алар иминиятләштерелгән затларның Россия Пенсия Фонды мәгълүмати ресурсларында булган мәгълүматлары белән туры китерү өчен җибәрелә.

Югарыда әйткәннәрне истә тотып, транспортта йөрү өчен бирелә торган айлык социаль билетлар һәм балаларга бирелә торган шундый ук социаль билетларны алганда паспорт һәм СНИЛСны күрсәтү кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса