Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Подгорныйда ТАССРның 100 еллыгына багышланган социаль-мәдәни эстафетаның чираттагы этабы узды

Февраль башында Подгорныйда ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Минем авылым - минем Татарстаным" дигән җирлекара социаль-мәдәни эстафетаның чираттагы этабы узды. Бөгелмә районында әлеге чара "Үзәкләштерелгән район клублары системасы" бюджет учреждениесенең шул исемдәге грант проекты да булып тора. Бу юлы эстафетаны Яңа Александровка авыл җирлеге кабул итеп алды. Соколка мәдәният йортында ул...

Февраль башында Подгорныйда ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Минем авылым - минем Татарстаным" дигән җирлекара социаль-мәдәни эстафетаның чираттагы этабы узды. Бөгелмә районында әлеге чара "Үзәкләштерелгән район клублары системасы" бюджет учреждениесенең шул исемдәге грант проекты да булып тора.

Бу юлы эстафетаны Яңа Александровка авыл җирлеге кабул итеп алды. Соколка мәдәният йортында ул көнне алма төшәр урын да юк иде - бәйрәмгә Подгорный, Яңа Александровка җирлекләреннән дәррәү куптарылып, үз артистларына көч-куәт бирергә, күршеләр белән күрешергә дип, 260тан артык кеше килгән.

"Минем авылым - минем Татарстаным" эстафетасы районыбыз авыллары тарихын барлау, традицияләрне яңарту һәм күренекле якташларыбызның күркәм эшләрен барлауга юнәлдерелгән. Хәзер һәр авылда күршеләрнең тарихы, авыл хуҗалыгының үсеш этаплары, сугыш һәм хезмәт геройлары белән танышу, бүгенге көндәге иҗат коллективларының чыгышларын тамаша кылу мөмкинлеге барлыкка килде. Һәр авылның чыгышлары төрле еллардагы фотосурәтләр ярдәмендә тулыландырылды, баетылды.

Программа беркемне дә битараф калдырмады: Соколка җырчыларының үзенчәлекле башкару осталыгы, Иске Сумароково, Подгорный, Яңа Александровка мәдәният йортында шөгыльләнүче аерым үзешчән артистларның чыгышлары һәркемне тирән тәэсирләндерде. Сәхнәдә дә, тамаша залында да дустанә аралашу хакимлек итте. Экранда Соколканың танылган хор коллективының элекке солистлары, колхоз һәм совхоз җитәкчеләренең йөзләре күренеп киткәндә, олы яшьтәге кешеләрнең күзләренә яшьләр килде.

Эстафетаны тапшырганда чыгыш ясаган Подгорный авыл җирлеге башлыгы М. Мөбарәкшин Татарстан АССРның барлыкка килү тарихын һәм бу вакыйганың халкыбыз тарихында нинди роль уйнаганлыгын сөйләп узды. Яңа Александровка авыл җирлеге башлыгы Д. Мәһдиев, эстафетаны кабул итеп алганда, киләсе очрашуның үзләрендә үтәсен әйтеп, барлык кешеләрне үз авылларына кунакка чакырды.

Чара ахырында әлеге проектның авторы - "Үзәкләштерелгән район клублары системасы" муниципаль бюджет учреждениесе директоры И. Ибәтуллина әйткәнчә, Бөгелмә районы һәм андагы һәр авыл тарихының Татарстан тарихында аерым бит булып торуы һәм ул тарихны саклау кирәк. Әлеге җәһәттән мондый социаль-мәдәни чара илебез тарихын тәшкил итә торган гаҗәеп вакыйгалар барлана һәм авылларның узганындагы фактлар теркәлә бара.

Ирина ИБӘТУЛЛИНА.

"Үзәкләштерелгән район клублары системасы"

муниципаль бюджет учреждениесе директоры.

О. Садыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса