Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бәя артты, әмма рухи азык кадерлерәк

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа елга әле генә аяк баскан кебек идек, сизелми дә калды - бер ае үтеп тә киткән. Әйе, тормыш дәвам итә. Шөкер, алга карап яшибез. Яз якынлаша, сөекле Такташыбыз әйтмешли, "ерак калмый инде майга да". Ул арада җәе дә җитәр... Хәерләре белән килсен ул язлар, җәйләр! Инде менә...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа елга әле генә аяк баскан кебек идек, сизелми дә калды - бер ае үтеп тә киткән. Әйе, тормыш дәвам итә. Шөкер, алга карап яшибез. Яз якынлаша, сөекле Такташыбыз әйтмешли, "ерак калмый инде майга да". Ул арада җәе дә җитәр... Хәерләре белән килсен ул язлар, җәйләр!

Инде менә елның икенче яртысына газета-журналларга язылу игълан ителде. "Россия почтасы"ның бәяләрне кискен күтәрүенең, билгеле, безнең газетага да "җиле" тими калмады. Шулай да "Бөгелмә авазы"на ярты елга язылу хакын беркадәр "йөгәнли" алуыбыз турында шатланып хәбәр итәбез. Менә ул яңа бәяләр:

  • почта аша алдыручыларга - 620 сум 70 тиен;
  • оешмаларга - 710 сум 70 тиен;
  • китапханә, мәктәпләрдән барып алучыларга - 390 сум;
  • редакциянең үзеннән килеп алучыларга - 330 сум.

Хәзер инде алдагы ярты елга алданрак язылып кую хәстәрен күрсәгез дә була. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса