Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә яшь ир-егетнең үле гәүдәсе табылган

Тикерүчеләрнең эше тәмамлангач, процессуаль карар чыгарылачак. Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә 32 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе табылган. Моңа кадәр ул бирегә башы имгәнеп, "ашыгыч медицина ярдәме" машинасы белән китерелгән булган. Егет хастаханәдә ятудан баш тарткан һәм медучреждениедән чыгып киткән. 17се көнне иртән аның үле гәүдәсенә тап булганнар. Россия...

Тикерүчеләрнең эше тәмамлангач, процессуаль карар чыгарылачак.

Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә 32 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе табылган. Моңа кадәр ул бирегә башы имгәнеп, "ашыгыч медицина ярдәме" машинасы белән китерелгән булган.

Егет хастаханәдә ятудан баш тарткан һәм медучреждениедән чыгып киткән. 17се көнне иртән аның үле гәүдәсенә тап булганнар. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Бөгелмә бүлеге тикшерүчеләре шушы вакыйганың сәбәпләрен, шартларын ачыклагач, процессуаль карар чыгарылачак.

"Бугульминская газета".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса