Бөгелмәдә санитар-экологик икеайлык башлана
Актуаль тема

Бөгелмәдә санитар-экологик икеайлык башлана

Конкурста Бөгелмә районының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашучы предприятие, оешмалар, муниципаль берәмлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм теләге булган һәркем катнаша ала.

1 апрельдә бөтен республика буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Район территорияләрен тиешле санитар һәм экологик хәлгә китерү буенча масштаблы эшләр тормышка ашырылачак.

2018 елда Бөгелмә муниципаль районында икеайлык кысаларында 59 берәмлек техника җәлеп ителгән. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 25 мең кубметрдан артык чүп чыгарылган. 106 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.

Быел икеайлык вакытына шимбә өмәләре графигы расланган. 6, 20, 27, 30 апрель һәм 8, 24, 31 май көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә барлык милек формасындагы предприятиеләр катнашында, шулай ук шәһәр һәм район халкын җәлеп итеп, гомумшәһәр һәм район өмәләре үткәреләчәк.

Бөгелмә шәһәре территориясеннән чүп-чарны җыю һәм чыгару өчен шәһәркүләм өмәләр үткәрү вакытында хезмәт күрсәтүче «Бөгелмә Сервис» ҖЧҖ транспортыннан, идарәче компанияләрдән һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бирелә торган транспортлардан файдалану планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы янә «ЭКОяз» республика конкурсы үткәрәчәк. Безнең районда 2019 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләре буенча конкурсның район этабы үткәреләчәк.

Конкурста Бөгелмә районының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашучы предприятие, оешмалар, муниципаль берәмлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Район этабында җиңүчеләр конкурсның икенче этабына җибәреләчәк.