Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2019 ел өчен АПК эшенә йомгак ясадылар

Бу атнаның “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев агросәнәгать комплексының 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Әйтелгән икътисадый күрсәткечләр буенча, 2019 елда барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе күләме 3% ка арткан һәм 1260 млн. сум тәшкил иткән. Үсемлекчелек тармагында 700 млн. сумга якын продукция җитештерелгән – 2018 ел белән чагыштырганда 13% ка үскән. Племрепродукт ҖЧҖдә инкубация йомыркаларын җитештерү күләме кимүгә бәйле рәвештә, терлекчелек тармагында – 7% ка кимегән. 2019 елда авыл хуҗалыгы культуралары 51686 га мәйданда чәчелгән, шулардан 27259 га мәйданда бөртекле культуралар, техник культуралар – 4525 га, азык культуралары – 19831 га.

2019 елда чәчү мәйданнары структурасында үзгәрешләр булды. Азык культуралары мәйданнары шактый арткан - 7,4 мең га һәм чәчүлек мәйданнарының 38,4%ын били.   Бу 3550 башка исәпләнгән Петровка авылының Наратлы авыл җирлеге янында сөт комплексы төзи башлаган Северная Нива Татарстан ҖЧҖ инвесторына 26787 га мәйданда район җирләре тапшырылуы белән бәйле. Бүгенге көндә эшкәртелә торган сөрүлек мәйданнары арткан һәм 33300 гектарга җиткән, бу районның 49% сөрүлек җире.

Инвестор килү белән районда машина-трактор паркы шактый яңартылды. Барлыгы 700 млн. сумлык 150 төр авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды, комбайннар паркы шактый яңартылды, бу барлык кыр эшләрен вакытында һәм оешкан төстә башкаруда хәлиткеч роль уйнады.

Бункер авырлыгында тулаем ашлык күләме 67498 тонна тәшкил итте, шул исәптән 28818 тонна бодай, 2417 тонна көзге арыш, 17673 тонна арпа, 8340 тонна солы, 5215 тонна борчак һәм 4212 тонна карабодай. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 25 центнер тәшкил итә. Бер шартлы терлеккә 83 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

6408 гектарда көзге культуралар чәчелде. Районның барлык категория хуҗалыкларында 7842 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда 2935 баш мөгезле эре терлек бар.  2019 елда 1798 тонна ит, 11907 тонна сөт җитештерелгән.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 13100 баш савым сыерга исәпләнгән, тәүлегенә 360 тонна сөт җитештерү куәте булган өч сөт комплексы төзү буенча эре инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Инвестицияләр күләме 11 млрд. сумнан артык булачак. Беренче комплекс төзелешен тәмамлау 2020 елның көзенә планлаштырылган.

2019-2024 елларга Татарстан Республикасында Агростартап программасы буенча конкурс сайлап алуында катнашу өчен, Бөгелмә муниципаль районы тарафыннан 5 гариза бирелгән иде: кошчылык, умартачылык, балыкчылык, ябык грунт яшелчәләрен һәм җиләк-җимеш культураларын үстерү. Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 бөгелмәле җиңүче булды.

2019 елда 10 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән керемнең гомуми суммасы 12,7 млн. сум тәшкил итте.

Доклад барышында 2020 елга АПКның төп бурычлары да әйтелде.     

Йомгаклап, киләсе авыл хуҗалыгы елы аграрийлар өчен зур ышаныч, оптимизм һәм тагын да иҗади ел булуын телисе килә. Моның өчен техник яктан яңадан коралландыруга гына түгел, кеше факторына да яхшы нигез салынган – авыл хезмәткәрләре эшли беләләр һәм эшләргә һәрвакыт әзерләр - җитештерүне яңарту һәм киңәйтү өчен күп көч бирәләр, көн саен кирәкле азык-төлек продуктларын җитештерүдә алдынгы технологияләр кертәләр, - дип нәтиҗә ясады Илдар Исмәгыйлев.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса