Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Актуаль тема

Бөгелмә кызы Альбина Вәлиева дөнья мәдәнияты буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе

Яраткан мәктәбе, укучылар, укытучылар аны чәчәк бәйләмнәре, шарлар, бүләкләр һәм иксез-чиксез тәбрикләү сүзләре белән каршы алды.

Шәһәребезнең 6нчы мәктәбенең 10 “А” сыйныфы укучысы Альбина Вәлиева Смоленск шәһәрендә үткән дөнья мәдәнияте буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулап кайтты.

Яраткан мәктәбе, укучылар, укытучылар аны чәчәк бәйләмнәре, шарлар, бүләкләр һәм иксез-чиксез тәбрикләү сүзләре белән каршы алды.

“Әлеге вакыйга тарихи әһәмияткә ия. Шәһәр тарихында беренче тапкыр без дөнья мәдәнияте буенча Бөтенроссия бүләкләнүчесенә ия булдык”, дип, зур горурлык кичерә мәктәп директоры Вячеслав Парфенов. 

Мәктәпләрендә Альбина хөрмәтенә бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. Сыйныфташлары, мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар коллективы – бу көнне барысы да Альбинага котлау сүзләре, укытучыларга, әти-әнисенә рәхмәт сүзләре яудырды.

– Олимпиада Смоленск дәүләт университеты базасында үтте. Аның эшендә бөтен Россиядән җыелган 200ләп кеше катнашты. Биремнәр чагыштырмача катлаулы иде. Мәсәлән, иҗади тур бик кызыклы, үзенчәлекле булды һәм барлык биремнәрне дә башкарып чыгар өчен бик аз вакыт бирелде. Нәтиҗәдә, барысын да эшләдем һәм бик шатмын, дип уй-фикерләре белән уртаклашты Альбина.

Ул үзен шул дәрәҗәдә зурлап каршы алуларын көтмәгән дә икән. Зур хөрмәт өчен укучылар, укытучыларына, олы казаныш китергән олимпиадага әзерләүче укытучылары – Диләрә Бирючевская һәм Наталья Часовскаяга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса