Аналог белән хушлашабыз
Актуаль тема

Аналог белән хушлашабыз

2019 елның гыйнварыннан бөтен ил телевидение “аналогы” белән хушлашачак. Татарстанда әлеге үзгәрешләр 3 июльдә көтелә. РТРС филиалы белгечләре цифрлы телевидениегә күчү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге белән таныштыру эшен инде актив алып бара. Шундый максатларның берсе белән алар Бөгелмәгә дә килде. ВолОнтерларны укыту эшен башкарырга РТРС РТПЦ РТ Лениногорск филиалЫ цех начальнигы Александр Панюта килде.

“Миллениум” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә РТРС республика филиалы хезмәткәрләре Бөгелмә волонтерларына “аналогка” күчүне нинди телевизорда ничек башкарырга, махсус приставкалар кайсы очракта кирәк булуы белән таныштырды.

  • Волонтерларны халыкка ярдәм итсеннәр өчен өйрәтәбез. Барлык кешеләр дә үзләре бу эшне башкара алмый. Бүген без халыкка “аналог” бары сүндереләчәген җиткерергә тиеш. Цифрлы тапшыргычка  күчерү эшен һәркем үзе башкара ала. Теләсә кайсы телевизорны да цифрлы телевидениегә тоташтырып булуын аңлау мөһим. Бары тик төрле аппаратлар өчен куштыру ысуллары беркадәр аерыла. Иске телевизорлары булган кешеләргә приставка кирәк булачак. Ә 2013 елдан соң чыгарылган телевизорларда инде махсус приемник урнаштырылган, бу очракта бары настройкаларда үзгәрешләр кертергә генә кирәк, - дип таныштырып үтте Александр Панюта.

Телевизорыгыз никадәр яңа булса, цифрлы ТВ тоташтыру шулкадәр гадирәк булачак. Ләкин иске модель хуҗалары өчен бераз әлеге эш мәшәкать тудырырга мөмкин. Аларның күпчелеге илдәге телевидениене цифрлаштыруга кадәр үк чыккан. Ләкин мондый “искеләрне” да цифрлы телевидениегә күчереп була дип ышандыра Татарстанның РТПЦ вәкилләре.

Беренче чиратта, алар антенна сатып алырга киңәш итә. Белгечләре барлык телевизорны өч төрлегә бүлә.

Иң заманча яссы телевизор модельләре DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар җиһазның корпусына урнаштырылган. Шуңа күрә “цифрга” күчү өчен турыдан-туры антеннага кушылырга гына кирәк.

Элегрәк (2013 елга кадәр) чыккан яссы модельле телевизорларда көйләнелгән цифрлы махсус приставка булмаска да мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турында искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән – аерым приставка кирәк булачак дигән сүз.

Иске, кинескоплы телевизор өчен приставка, һичшиксез, кирәк булачак. Алар цифрлы ТВ белән эшләсен өчен DVB-T2 сигналын тотучы приставка-ресивер алырга кирәк. Бер яктан приставкага антеннаны, икенче яктан телевизорның үзен тоташтырырга кирәк.

Аерым антеннаның кайчан кирәк буласын карап үтик. Сезнең өйдә коллектив антенна булганда ул таләп ителми. Бу очракта йортның идарәче компаниясеннән антеннаның DVB-T2 форматын тоту-тотмавы турында белешергә кирәк. Әгәр тота икән, антеннаны кушарга була. Әгәр йорттагы гомуми антенна “цифр”ны тотмый икән, аны кую өчен гариза язарга мөмкин.

Кабельле телевидение кулланганда, спутник тәлинкәсе булган очракта антенна куярга киркәми.

Бу хакта тулырак мәгълүмат тупланган буклет белән безнең сайтта таныша аласыз bugulma-tat.ru, яисә түбәндә күрсәтелгән QR коды аша турыдан-туры шунда уза аласыз. Аның өчен телефоныгыздагы “Сканер” приложениесен ачыгыз, кодны скан аша уздырыгыз һәм турыдан-туры сайтка күчегез.

РТРСның федераль “кайнар линиясе”: 8-800-220-2002 (шылтырату бушлай).