Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ана капиталының күләме арта

Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә Ана капиталы формасында дәүләт ярдәме программасын тормышка ашыра башлауга 8 ел вакыт узды. Әлеге акчалар ел саен индексацияләнә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Ана капиталы индексацияләнеп, 453 026 сум тәшкил итә, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 23,6 мең сумга артык дигән сүз. Ана капиталын куллану...

Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә Ана капиталы формасында дәүләт ярдәме программасын тормышка ашыра башлауга 8 ел вакыт узды. Әлеге акчалар ел саен индексацияләнә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Ана капиталы индексацияләнеп, 453 026 сум тәшкил итә, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 23,6 мең сумга артык дигән сүз.

Ана капиталын куллану элекке еллардагыча кала: гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларны мәгариф учреждениесендә тоту һәм белем бирүгә, ана пенсиясен арттыруга. Ана капиталын балага 3 яшь тулганнан соң гына файдаланып була. Бары тик акчаларны торак алуга, яисә төзелеш өчен алынган кредитны каплатуга тоту бу кагыйдәдән искәрмә булып тора.

2007 елдан РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсе тарафыннан Ана капиталын алуга барлыгы 4,8 меңгә якын дәүләт сертификаты тапшырылды. 2014 ел дәвамында 600дән артык гаилә бу документны алды. Бүгенге көнгә әлеге сертификатка ия булган гаиләләрнең 70 процентка якыны аны тулысынча яки өлешчә файдаланды инде.

Программа башланганнан бирле торак шартларын яхшырту Ана капиталы акчасын тотуның иң таләп ителгән юнәлеше булып кала бирә: 99 процент гаилә Ана капиталы акчаларын нәкъ шушы максатларга тотты. Ана капиталы программасының гамәлдә булу кысаларына килгәндә исә, Пенсия фонды шуны искә төшерә: гамәлдәге закон нигезендә, Ана капиталына хокук алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2016 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы төп шарт булып тора. Шул ук вакытта акчаны тоту вакыты чикләнмәгән. Шулай булгач, Ана капиталы алуга хокукы булган гаиләләргә аны тотарга ашыгасы түгел, чөнки

Ана капиталы ел саен индексацияләнә. Инде хәбәр иткәнебезчә, 2015 елда да Пенсия фонды идарәсе Ана капиталын законсыз куллануга каршы чаралар уздыруда актив катнашачак. Аерым алганда, торак шартларын яхшыртуга тотылган Ана капиталына аеруча игътибар артачак һәм аны кредит учреждениеләре тарафыннан шушы максатларга бирелгән кредит һәм займнарны каплатуга гына рөхсәт биреләчәк. Шулай ук Ана капиталын кулланып сатып алынган торакның яшәү өчен яраклымы икәнлеге дә ныклы контрольдә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса