Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Министр белән очрашу

14 февраль көнне хакимият бинасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән очрашу узды.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Бу чарада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина, мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу вакытында министр узган елда тормышка ашырылган эшләргә кыскача тукталып, нәтиҗәләр ясап үтте. Безнең районга килүенең төп сәбәбе - агымдагы елда мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, яңа программалар белән таныштыру һәм, әлбәттә инде, укытучыларның фикерләрен белү, аларны борчыган сорауларга җавап бирү. Узган елны республика күләмендә уздырылган программаларда җиңү яулаган Бөгелмә районы мәктәп директорлары һәм укытучыларының саны байтак. Бу елны да әлеге программалар дәвам итәчәк, дип белдерде А.Гыйльметдинов. Укытучыларның хезмәт хакын арттыру узган елны ирешкән уңышларның иң мөһимнәреннән берсе булып тора. Бүгенге көндә укытучыларның уртача хезмәт хакы - 17 мең сум. Бу саннан кимрәк һәм күбрәк алучылар да бар, әлбәттә, монысы инде укытучының эшчәнлегеннән тора. Әлеге күрсәткеч тагын да үсәчәк дигән мәгълүмат җиткерде министр.

"Укытучылар һәрвакыт белем-нәрен арттырырга омтылырга ти-ешләр. Замана көннән-көн үзгәрә, яңа технологияләр уйлап табыла, биш ел элек алган белемнәребез инде искергән", - дип белдерде А.Гыйльметдинов.

Бөгелмә укытучылары, үз чиратында, министрга республикада эшләп килүче программалар өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Очрашудан соң А.Гыйльметдинов укучыларга Кушнер методикасы буенча белем бирүче 3 нче мәктәпкә барды. Укыту кабинетларында йөреп чыкты. Укытучылар белән әңгәмә корды, аларның эшләре белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: министр Мәгариф фән Альберт Гыйльметдинов