16 июнь – Бөгелмәдә Сабан туе
Бәйрәм программасы - САБАН ТУЕ АЛАНЫНДА
Сәгать 9да – Бөгелмә районы авыл җирлекләре һөнәрче-осталарының сынлы-гамәли иҗади сәнгать һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе;
– “Футбол буенча дөнья чемпионаты” спорт мәйданчыгы эшли;
– “ИНТЕР” автосалоны автомобильләрен күрсәтү;
– авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәсе;
– “Без бергә” – мәгариф оешмалары оештырган күргәзмә;
– сәүдә рәтләре эшли башлый.
ҮЗӘК МӘЙДАНДА
Сәгать 10да – 2018 ел Сабан туен тантаналы ачу; авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.
Сәгать 11дә – татар эстрадасы артистлары катнашында концерт.
БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫНДА
Сәгать 11дә – аттракционнар, уеннар, бәйгеләр.
ХАЛЫК ИҖАТЫ МӘЙДАНЫНДА
Сәгать 11дә – “Халык талантлары” концерт программасы.
СПОРТ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫНДА
Сәгать 11дә – милли көрәш; гер күтәрү; аркан тарту; баганага менү; өлкәннәр өчен шаян ярышлар; волейбол ярышлары (ирләр һәм хатын-кызлар командалары); ГТО мәйданчыгы. Ярышлар төгәлләнүгә – җиңүчеләрнге бүләкләү.
ИППОДРОМДА
Сәгать 11дә – ат чабышлары. Җиңүчеләрне бүләкләү.
Сабан туена рәхим итегез!
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа