Китапханәче балаларны әләм тарихы белән таныштырды,
Россия флагы көне — россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү.
Өч төсле байрак Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән тыгыз бәйләнгән һәм хәрби җиңүләр, фәнни казанышлар һәм мәдәни казанышлар символына әверелгән.
Акбаш авыл китапханәчесе балалар өчен «Ак-зәңгәр-кызыл көн» дигән патриотик сәгать үткәрде.
Китапханәче балаларны әләм тарихы белән таныштырды, аның төсләре — ак, зәңгәр һәм кызылның нәрсә аңлатканын сөйләде, дәүләт әләмләрен кайчан һәм кайда эләргә кирәклеген аңлатты.
Килгән кунакларга «Беләсеңме син?» викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. Балалар бик дәртләнеп җавап бирделәр һәм барлык сорауларны да бик шәп башкарып чыктылар.
Җыенның төп нәтиҗәсе: балалар иң мөһим нәрсәне үзләштерделәр — безнең илебез, безнең Ватаныбыз — Россия, һәм без аның символларын белергә, хөрмәт итәргә һәм сакларга тиешбез! Чөнки бу — уртак горурлык һәм тарих.