Бөгелмәлегә судта дача талау турындагы эш буенча хөкем карары чыгардылар
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәлегә судта дача талау турындагы эш буенча хөкем карары чыгардылар

Хөкем карары әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Инцидент җирле хатынның шәһәр читендәге йортында була: ял көннәренең берсендә хатын-кыз дачага килә һәм ватык тәрәзә, шулай ук азык-төлек һәм ике иске кәрәзле телефонның югалуын күрә. Зыян күрүче шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

Зыянның суммасы 5 000 мең сумнан кимрәк булса да, җинаять авыр дәрәҗәдәге дип квалификацияләнгән — торакка законсыз үтеп керү.

Җинаятьченең шәхесен оперативниклар урланган кәрәзле телефоннар буенча ачыклый алган. Ир-ат гаебен таныган, үкенүен белдергән һәм зыян күрүченең зыянын тулысынча каплаган.

Зыянның зур булмаган күләмен һәм аны каплауны исәпкә алып, суд ана сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән һәм кайбер бурычларны йөкләгән.