Бөгелмәдә җирле кешедән 70 грамм наркотик тартып алганнар
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә җирле кешедән 70 грамм наркотик тартып алганнар

Полиция хезмәткәрләре наркотикларның законсыз әйләнешендә шикләнеп 37 яшьлек җирле кешене тоткарлаган.

Октябрь башында бакча-дача ширкәтләренең берсендә тәртип сакчылары ир-атны шәхси тикшерү өчен туктаткан. Аңарда билгесез матдә салынган 19 төргәк тапканнар. Шулай ук Бөгелмә территориясендә тагын дүрт яшерен урын табалар. Экспертиза күрсәткәнчә, гомуми массасы 70 грамм чамасы булган табыш наркотик булып санала.

Беренчел мәгълүматлар буенча, тоткарланучы наркотикларны контактсыз ысул белән яшерен урыннар аша таратырга планлаштырган. 

РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 4нче өлешендәге «г» пункты буенча җинаять эше кузгатылган.

Ир-ат эшкә урнашмаган һәм элегрәк шундый ук җинаять өчен җаваплылыкка тартылган.

ФОТО: ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.