Янгын чыгуның сәбәбе әлегә ачыклана.
7 октябрьдә, 00:49 сәгатьтә 64 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге Татар Димскәй авылында шәхси торак йортның януы турында хәбәр алдылар. Янгын сүндерү-коткаручылар килеп җитүгә бинаның бөтен мәйданы буенча ачык януын теркәде. Күршеләр йорт эчендә беркем дә юк, дип аңлаттылар.
— Утның якындагы корылмаларга таралу куркынычы бар иде. Янгын чыгуның сәбәбе әлегә ачыклана, — дип хәбәр итте Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет.
ФОТО: 64 нче янгын сүндерү бүлеге архивы.