Шикләнелүче элек хөкем ителгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 34 яшьлек җирле кешенең наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы барлыгын ачыклаган. Аның Ленин урамындагы фатирында, шулай ук йорт тәрәзәләре астында тентү барышында оперативниклар порошоксыман матдә салынган полимер пакетларны тартып алган. Экспертлар нәтиҗәсе буенча, алынган — PVP һәм гомуми массасы 200 граммнан артык мефедрон булган.
Тоткарланучы наркотикларны шәхси куллану өчен сатып алуын таныган. РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсенең 2нче өлеше буенча («Наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау») җинаять эше кузгатылган. Ир-ат элегрәк шундый ук җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Шикләнелүчегә карата читкә китмәү турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.
Полиция хезмәткәрләре тыелган матдәләрне сатып алу каналларын билгели.