Карабаш бистәсенең Заря урамында 29 августта шәхси мунчада янгын чыккан.
Янгын турында хәбәр 64нче янгын сүндерү-коткару элемтә бүлегенә 05:54тә килә.

Коткаручылар килеп җитүгә 06:07 дә түбә өслеге яна, чорма бинасыннан төтен күзәтелә. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы булмый. Мунча электрлаштырылган, газлаштырылмаган, түбәсе — металл черепица беләнябылган.
Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге эчке хезмәт лейтенанты Карина Набережнова хәбәр иткәнчә, янгын нәтиҗәсендә 7 кв.м мәйданда мунча зыян күргән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
ФОТО: 64нче янгын сүндерү-коткару элемтә бүлеге архивыннан.