Хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында узган шәһәр һәм район табиблары советы киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2014 елгы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров чыкты....
Хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында узган шәһәр һәм район табиблары советы киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2014 елгы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров чыкты. Әлеге тармакта барлыгы 1 560 кеше эшли, шуларның 205е - табиблар, 813е - шәфкать туташлары, калганнарын кече медицина персоналы тәшкил итә. Башка шәһәр һәм районнар белән чагыштырганда, кадрлар мәсьәләсе бик кискен тормый. Узган елда үзәк район хастаханәсенә эшкә ике табиб килгән. Бөгелмәдән тагын ундүрт студент Казан дәүләт медицина университетында белем ала, аны тәмамлагач, туган якларына әйләнеп кайтырлар дигән ышаныч бар.
2015 елга төп бурычлар итеп баш табиб түбәндәгеләрне билгеләде: шәһәрдәге поликлиникада капиталь ремонт эшләрен дәвам иттерү (алдагы елларда төзәтү эшләре 65 миллион сум күләмендә башкарылган инде); яшь белгечләр өчен 12 квартирны әзерләп бетерү һәм тапшыру; авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында төзәтү эшләрен дәвам иттерү; халыкның үлем-китемен киметү, моның өчен авыруларны алдан ачыклау максатында, диспансеризация үткәрү; медицина тармагында булган җиһазларны нәтиҗәле файдалану; югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү системасына интеграция. В. Гуров шулай ук күрсәтелгән медицина ярдәменнән канәгать калмаганда, табиб, яисә шәфкать туташларының тупас мөгамәләсе булган очракларда "ышаныч телефоны"на (4-71-91) шылтыратып, зарларын, гозер-тәкъдимнәрен җиткерә алуларын әйтте.
Бөгелмә туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Рәмзия Закирова үз чыгышында шәһәр һәм районда туберкулез авыруына каршы нинди эшләр алып барылуы белән таныштырды. Кече яшьтәге һәм мәктәп балаларының 98,9 проценты туберкулез таякчыкларының бармы-юкмы икәнлегенә тикшерү узганлыгын, зурларның исә 99,5 проценты флюорография үтүе турында сөйләде. Ахырдан Р. Закирова туберкулезга каршы профилактика эшендә массакүләм мәгълүмат чараларын актив файдалану кирәклеген ассызыклады.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Бөгелмәдә үзенчәлекле, тирән тарихы булган сәламәтлек саклау системасы булдырылуын аеруча басым ясап әйтте. Демографик вәзгыятькә, Бөгелмәдә әле үлүчеләрнең туучыларга караганда күбрәк булуын, балаларның сәламәтлеге начарлануны, 1 нче группалы, ягъни тулысынча сәламәт балаларның саны кимүен борчылып җиткерде. Республикада туберкулез+ВИЧ белән авыручыларның саны артуны ул "бәла" дип бәяләде. Әлеге вәзгыятьтә медицина персоналының да гаебе булуын ачып салды: "Килгән авырулар белән кешечә сөйләшә белми башладык! Алар бит безгә ярдәм өмет итеп киләләр, ә без тупаслык, дорфалык күрсәтәбез. Алай гына да түгел, югыйсә, үзебез дә моннан югалту кичерәбез, аларны дәвалаган өчен дәүләт безгә акча бирә бит!" - дип тәнкыйть утына тотты. Чыгышы соңында Бөгелмәнең берничә район өчен сәламәтлек саклау үзәгенә әверелергә тиешлеген җиткерде.
Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән чыккан БМР башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров шулай ук медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшырырга, авыруларга булган мөгамәләнең, һичшиксез, уңай якка үзгәрергә тиешлегенә басым ясады.
Киңәшмә ахырында медицина тармагында уңышлы эшләгән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Үзәк район хастаханәсе баш табибының медицина тармагы буенча урынбасары Равил Лотфуллин - РФнең "Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе; үзәк район хастаханәсе табиб-травматологы Илнур
Хисмәтов - РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы; үзәк район хастаханәсе клиник лаборатор диагностикасы табибы Рәмзия Насыйбуллина ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Мактау грамоталары исә үзәк район хастаханәсе табиб-урологы Фаит Ягъфәров һәм үзәк район хастаханәсе клиникадиагностика фельдшер-лаборанты Сәрия Шәйхетдиновага тапшырылды. Кыйммәтле бүләкләр белән Ольга Фролова (Солаяз авылы), Татьяна Морозова (Петровка авылы), Әлмирә Камалетдинова (Якты Ялан авылы) бүләкләнде. Бөгелмә үзәк район хастаханәсе Мактау грамотасы үзәк район хастаханәсе клиника-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты Наталья Шаталовага, Бөгелмә шәһәр стоматология поликлиникасы табибы-стоматологытерапевты Румия Акмаловага (рәсемдә) тапшырылды.
Альбина Акимова фотосы.