Ил-көн сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТАССР ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫ ФЛАГЫ ЭСТАФЕТАСЫ ОРЕНБУРГ ӨЛКӘСЕНДӘ
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасында катнашты.
-
Татарстанда ришвәтчелек алу җинаяте арткан
2018 ел белән чагыштырганда, республикада узган ел ришвәт алу очраклары 1,5 тапкырга арткан. ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин бүген парламентта ясаган чыгышында шул хакта хәбәр итте.
-
Татарстан рәсмиләштерелгән ипотека кредитлары саны буенча РФ төбәкләре өчлегенә керде
Рәсмиләштерелгән ипотека кредитларының 6 проценты Татарстан өлешенә туры килә.
-
Татарстанда эшсезләр саны 11,8 меңгә кадәр арткан
Республиканың һәр эшсез кешесенә өчтән артык вакансия туры килә.
-
Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
-
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре тапшыра
Тантанада Төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары бүләкләнде.
-
Татарстан Россия төбәкләре арасында халык саны буенча сигезенче урынны били
Соңгы ун ел эчендә республикада халык саны 100 мең кешегә диярлек арткан.
-
Әлмәттә бер айда җитмештән артык кеше мошенниклар корбаны булган
Алдануның иң киң таралган ысулларының берсе — банк картасы хуҗасының телефон номерына билгесез кешеләрнең шалтыратып, санкциясез акча күчерергә омтылулары турында хәбәр итү.
-
Татарстанда Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча биреләчәк
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.
-
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 13 кеше салют һәм петардалар кулланганда зыян күргән
Табиблар зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатория шартларында дәвалануны дәвам итү өчен өйләренә кайтарып җибәргән.
-
2020 елның Яңа ел күчтәнәчләре турында «Ватаным Татарстан» газетасы
Ел башыннан ук 6,6 процентка пенсия үсәчәк.
-
Чаллы кызы Ригада «Татар кызы» Европа бәйгесен оештыра
Беренче конкурс 2018 елда Будапештта булды.
-
Узып баручы 2019 ел нәтиҗәләренә йомгак
Елның соңгы көннәрендә без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз. Һәр кеше дә узганын барлап, уңышларын һәм уңышсызлыкларына анализ ясый. 2019 ел Россия халкы һәм татарстанлылар өчен нәрсәсе белән истә калачак соң?
-
1 гыйнвардан Россиядә нинди үзгәрешләр булачак?
2020 елда ана капиталы, минималь хезмәт хакы, больничный өчен түләү артачак.
-
«Шәһәр һәм авылларыбызның йөзе күзгә күренеп үзгәрәчәк»
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, традициягә кергәнчә, журналистлар белән очрашып, республика парламентының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.