Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Татарстанда ришвәтчелек алу җинаяте арткан

2018 ел белән чагыштырганда, республикада узган ел ришвәт алу очраклары 1,5 тапкырга арткан. ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин бүген парламентта ясаган чыгышында шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 2,2 мең икътисади җинаять эше ачыкланган. Шуларның яртысыннан артыгы “авыр” һәм “аеруча авыр” җинаятьләр исемлегенә керә. 

“Ришвәтләрнең һәр бишесе — зур һәм аеруча зур күләмдә”, - ди Артем Хохорин. 

Министр икътисади пирамидалар белән дә көрәш алып барылуы хакында белдерде. 

“Пирамидаларның форматы гына үзгәрә. Мошенниклар Интернетка күчә. Шундый җиде пирамиданың эшчәнлеген туктаттык. Алар буенча 500 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән иде. Килгән зыян 120 млн сум”, - ди Артем Хохорин.  

Хәзер дә полиция бу юнәлештә эш алып бара һәм 10 финанс пирамидасы буенча тикшерүләр уздырыла. 

Узган ел бюджет өлкәсендә булган 106 җинаять эше судка кадәр барып җиткән. Нәтиҗәдә 50 кеше җинаять эшенә тартылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса