Бугульминская газета
  • Рус Тат
  • Көзге тамаша

    "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы һәм тәрбияләнүче балаларны чираттагы тапкыр "Көз бәйрәме" шатландырды.

    Н. НУЖДИНА,
    үзәкнең социаль педагогы.
    "Курчаклар - кызлар, әниләр - нәниләр, барысы да - шаяру" дип исемләнгән шоу җыр-биюне дә, музыкаль һәм хәрәкәтләнү элементларын да үз эченә алган һәм танып-белү характерындагы бармак уеннары ярдәмендә коррекцион юнәлешле булды.
    Залдагы әти-әниләр дә тамашаның актив катнашучыларына әверелде: бөтерелеп яуган яфракларга сокланып, үзләре дә яфраклар булып вальс әйләнделәр.
    Ә Руслан Хәмитов белән Габдрахман Гыйз-дәтуллин өчен бу бәйрәм бигрәк тә тансык һәм кү-ңелле булды, чөнки алар тамашаның төп артистлары иде: "Мин яратам сине, Татарстан!" җырын искиткеч матур итеп, илһамланып башкардылар.
    Бәйрәм соңында һәммәсе дә курчак спектакле карадылар һәм тәм-том белән сыйландылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: