Бөгелмә укучыларына хәрби һөнәрләр турында сөйләделәр
Яңалыклар

Бөгелмә укучыларына хәрби һөнәрләр турында сөйләделәр

Курсант Денис Глотов курсант тормышының көндәлеге турында сөйләде.

Бөгелмәнең 16, 3, 4 һәм 5нче мәктәпләрендә яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган очрашулар узды. Төп максат — чыгарылыш укучыларына РФ Оборона министрлыгының Хәрби уку йортларына керүләре турында сөйләү һәм офицер карьерасының абруйлы, ышанычлы һәм мактаулы булуын күрсәтү. Балалар янына Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесының 4нче курс курсанты Денис Глотов һәм хәрби комиссариат вәкиле Зәлинә Яруллина килде.

Денис — укучыларның якташы, үзе Бөгелмәнең 5нче урта мәктәбен тәмамлаган. Ул курсантның көне ничек үтүе, ничә сәгать очуы, стипендиясе күпме булуы, туганнары белән күрешергә мөмкинме — юкмы икәне, дисциплина, физик йөкләнеш һәм теория күләме турында сөйләде.

Сайлап алу системасы турында Зәлинә Равильевна җентекләп сөйләде: «Хәрби комиссариат башлангыч сайлап алу үткәрә, шәхси эшне җыярга ярдәм итә, хәрби-медицина комиссиясен һәм профессиональ психологик сайлап алуны үтү тәртибен аңлата. Очучылар училищесына конкурс һәрвакыт югары, шуңа күрә алдан ук әзерләнергә кирәк: физика һәм математиканы камилләштерергә, спорт белән шөгыльләнергә».

Шундай очрашулар — буыннар арасындагы күпер һәм гражданлык карьерасына реаль альтернатива. Балалар үзләренең алдында куәтле дәүләт системасының бер өлеше булган уңышлы егетне күрделәр!