Һәр елны 11 гыйнварда күптән килгән традиция буенча бөтен дөньяда Рәхмәт көне билгеләп үтелә.
Альбина ЛАТИФУЛЛИНА,
логопед.
Бу көнне "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә һәркем бер-берсе белән елмаеп исәнләште, бары тик игелекле гамәлләр генә эшләргә тырышты, кечкенә балаларга аерата җылы мөнәсәбәт күрсәтте һәм, әлбәттә, һәр кеше "рәхим итегез", "зинһар", "кичерегез", "рәхмәт" кебек итагатьле сүзләр белән генә сөйләште.
"Бер җылы сүз әйт әле" дигән чарада балаларны бик кызыклы да, авыр да биремнәр көтә иде. Әмма алар тәрбияле, акыллылар - биремнәрне дә җиңел башкарып чыктылар: табышмакларның җавапларын да тиз таптылар, нинди гамәл итагатьлелек билгесе, ә ниндие юк икәнен дә белделәр, "Үпкәләштек-дуслаштык" дип аталган парлы бию дә башкардылар, эстафета уеннары да уйнадылар.
Чара ахырында барлык балалар да итагатьлелек һәм әдәп кагыйдәләрен саклап яшәргә сүз бирделәр.