16 август 2012 яңалыклары
-
Яңалыклар
Бәйрәмгә рәхим итегез! Хөрмәтле кардәшләрем! Һәммәгезне дә Ураза бәйрәме белән котлыйм! Әлхәмдүлилләһи, без әҗеренә җәннәт вәгъдә ителә торган мәҗбүри бурычыбызны үтәп чыктык. Изге бәйрәм мөбарәк булсын! Тоткан уразаларыбызны, ифтарларыбызны, тәравихларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, фитрларыбызны Аллаһ кабуллардан кылсын! Ай дәвамында игелекле гамәлләр кылган һәр кешегә Раббыбыз әҗер-савапларын, сәламәтлек һәм бәхет насыйп итсен....
-
Бик матур, моңлы азан
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә "Азан-2012" конкурсы булып үтте. Бәйгедә катнашу өчен Казан, Бөгелмә, Урыссу, Лениногорск, Баулы һәм башка шәһәрләрдән мәзиннәр килгән иде. Алар биш яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. 7 яшькә кадәрге балаларның барысы да, беренче урынны алып, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.