4 март 2015 яңалыклары
-
Бөгелмә районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Солдатка хат” бәйгесе уздырыла
Бөгелмә үзәк китапханәсе, хәрби комиссариат белән берлектә һәм "Бөгелмә авазы", "Бугульминская газета" редакцияләре ярдәме белән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Солдатка хат" дип аталган бәйге оештыра. Бәйге 1 марттан 15 апрельгә кадәр, катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, өч категориядә: 7 - 10, 11 - 14, 15 - 18 яшьлекләр...
-
Туган телем – әти-әнием теле!
Дөньяда 6 000гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 300дән артык тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуның өчен һәрбер милләт үз телен саклау өчен тырышырга тиеш. "Чишмәкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан зурлар төркеме балалары белән тематик дәрес үткәрелде. Алар өчен республикабызда төрле милләт вәкилләре яшәгәнлеге,...
-
Бөгелмә районы тикшерү бүлеге Самара өлкәсендә яшәүче гражданинга ачылган җинаять эшен тикшерә
Бөгелмә районы тикшерү бүлеге Самара өлкәсендә яшәүче 49 яшьлек гражданин Ф.га карата ачылган җинаять эшен тикшерә. Агымдагы елның 15 февралендә бу гражданин Бөгелмәнең күпкатлы йортларының берсендә полицейскийлар тарафыннан тоткарлана. Элек тә хөкем ителгән Ф.да алар ике полиэтилен төргәк табалар. Экспертиза ярдәмендә аларда барлыгы 254,7 грамм күләмендә героин барлыгын ачыклыйлар. Самара...
-
“Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итә
Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары территориаль бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә районы кулланучылар базарында тәкъдим ителә торган ашамлыклар һәм азыктөлек чималының сыйфат күрсәткечләрен, куркынычсызлык дәрәҗәсен күзәтү белән дә шөгыльләнә. Узган 2014 елда азык-төлекләрдән барлыгы 2 мең проба алынды. Микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә җавап бирми торган продукция...
-
Грипп юк, ОРВИ бар
ТР "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада кискен респиратор чир эләктерүчеләр саны 1 074 булган (эпидемиология "бусагасы" күрсәткеченнән 40 процентка артыграк). Узган атна белән чагыштырганда, ОРВИ белән авыручылар саны 45 процентка арткан. Нигездә, күбрәк балалар чирли - 78 процент. Шуларның 53 проценты - мәктәп укучылары, 5 проценты -...
-
Фаҗига
"Фәхрине үтереп ташладылар..." Мәктәп елларында укыган, күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның маҗаралы әсәре, "Тирән тамырлар" романы, шушы тетрәндергеч сүзләр белән башланып китә. 2014 елның 24 декабрендә туган ягым Татар Димскәе авылыннан өч бала анасы, Римма Растин кызы Газизованың, чиләк сыярлык кына бәкедә үле гәүдәсен тапканнар дигән җан өшеткеч хәбәр килгәч, кинәт...
-
Хәтер кичәсе
28 февраль көнне Татар мәдәният үзәгендә җыелган җәмәгать Һади Атласины һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Әлеге чара шәһәребездә инде 20 елдан артык үткәрелә.