Модага керде инде, яз якынлаша башлагач, хатын-кыз ябыгырга ашыга. Кемдер диетага утыра, кемдер спорт белән шөгыльләнә башлый... Матур җәйге күлмәккә сыяр өчен ахирәтем белән без дә "ябыгырга" булдык, пляж сезонына фигураны рәткә китерергә кирәк бит. Шул уйлар белән май башында чаңгы базасына чыгып киттек, йөгереп артык килограммнарны "юк" итәбез, янәсе.
Физкультура белән шөгыльләнергә карар бирүгә бүгенге көндә дә үкенмибез, җәмәгать. Көн саен эштән соң яшеллеккә күмелгән урманга ашкынабыз. Фигурага килгәндә, көтелгән нәтиҗәләргә дә тиз ирештек. Шуңа да карамастан, "Бүген дә чаңгы базасына!" дигән уй көн дә күңелне җылытып тора.
Менә кайда ул җир оҗмахы. Урман кочагына килеп керү белән сихри исләр башларны әйләндерә, күз матур төсләргә соклана, ә саф һава турында әйтеп тә торасы юк... Бер сүз белән әйткәндә, кичке биштән соң алтыга кадәр - безнең вакыт. Көн артыннан көн үтеп торган саен, чаңгы базасына чыгу безнең өчен инде законга әйләнде, яңгыр дип тә тормыйбыз. Язгы көннәрдә өйгә чәчәк бәйләмнәре ташысак, хәзер җиләк, мәтрүшкә җыябыз... Кыскасы, "рә-хәт-лә-нә-без!!!".
Чаңгы базасы, чаңгы сезоны үткән булса да, халык белән тулы. Аларны күргәч: "Бөгелмәдә спорт сөючеләр күп икән", - дип шатланып куйдым. Биредә кечкенәләр дә, өлкәннәр дә бар. Кемдер йөгерә, кемдер җәяү йөри, кемдер велосипедта элдерә, кемдер яшел аланда кояшта кызына, кемдер коляскасында бала йоклата. Роликлы чаңгы кигән Сергейны көн дә очратабыз. Ул безгә һәрчак: "Физкультпривет!" - дип сәлам бирүче спортчы.
Биредә аны кышын да күрергә була. Сергей спорт белән 1985 елда ук шөгыльләнә башлаган. "Спортта инде 30 нчы елым, ансыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, хәзер ул - минем көндәлек режимымда. Эштән соң, ел фасылына карамыйча, бирегә ашыгам, көненә 10 километр йөгерсәм, роликлы чаңгыда 20 - 30 километр араны узам", - ди ул. Сәламәтлек - адәм баласының иң зур байлыгы. Әнә шул байлыкны саклау үзеннән торганын һәркем ачык аңларга тиеш.
Борын-борын заманнардан ук кешеләр очрашканда бер-берсенә сәламәтлек теләгән. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтен, рухи байлыгын ныгыта, шуны онытмыйк. Сәламәтлекне ныгытуда без табигать байлыкларыннан да киң файдаланабыз, ял итәбез, табигать белән хозурланабыз. Иң беренче чиратта, тирә-юнь белән дә дус яши белергә кирәк: теләсә кайда чүпләр ташламаска (алар чаңгы базасындагы аланнарда да бар), чишмә яннарын чистартырга, елга-күл буйларында пыяла ватмаска, кирәкмәгән урыннарга чүплекләр ясамаска. Ташлаган чүп, начар ис чыгарып, һаваны боза, елга-күл буйларына агып төшеп, сулыкларны пычрата. Без табигатебезне дә саклыйк, үзебез турында да кайгыртыйк. Әйдәгез, ба-
рыбыз да сәламәтлегебез өчен көрәшик! Матур, сәламәт булу өчен кулыбыздан килгәннең барын да эшлик!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.