17 июль 2015 яңалыклары
-
Суррогатка юл ябык
Республикада 10 июльдән 20 июльгә кадәр легаль булмаган алкоголь продукциясенә каршы көрәш ункөнлеге игълан ителде.
-
Бөгелмәгә “Төнге бүреләр” килүе көтелә
Татарстанда "Ночные волки" клубы әгъзалары катнашында мотойөреш уза. Мотойөреш 18 - 21 июль көннәрендә республиканың зур шәһәрләрендә булачак. Торак пунктларга кергәндә аларны әлеге шәһәрләрнең яшьләр оешмалары вәкилләре һәм активистлар каршы алачак. Мотойөреш маршруты Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чистай шәһәрләре аша үтә.
-
Бөгелмә спортсмены Сергей Колесниковта - бронза
Калининград шәһәрендә яшьләр арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Бөгелмә спортсмены Сергей Колесников бронзага лаек булды. Призерның тренерлары Н. Капитонов белән Н. Колесников.
-
Инновацияләр: 2030 елга кадәр 33 миллион тонна нефть табу
9 июльдә 15 нче тапкыр үткәрелүчеТатарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә ТР нефть компанияләре җитәкчеләре белән әлеге киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Республика лидеры саммит барышында нефть тармагы бурычларын билгеләде.
-
Кадерен белер чаклар
Модага керде инде, яз якынлаша башлагач, хатын-кыз ябыгырга ашыга. Кемдер диетага утыра, кемдер спорт белән шөгыльләнә башлый... Матур җәйге күлмәккә сыяр өчен ахирәтем белән без дә "ябыгырга" булдык, пляж сезонына фигураны рәткә китерергә кирәк бит. Шул уйлар белән май башында чаңгы базасына чыгып киттек, йөгереп артык килограммнарны "юк" итәбез, янәсе.
-
Мәзәкләр
Йөргән кызым әйтүенчә, безнең мәхәббәтне бары тик могҗиза яки яңа тун гына саклап калырга мөмкин. *** Министр хатыны йокларга яткач, иренә: - Менә егерме ел элек, кайчан да булса, министр хатыны белән йоклармын дип күз алдыңа да китермәгәнсеңдер әле... *** Иң кыйммәтле кесә телефоннары - студентларда. Тик аларның ул телефоннарында...
-
Әти, кая карыйм?
Әлеге хәлгә 60 елдан артык вакыт узды инде. Район үзәге булган Тымытык базарының даны бик еракларга таралган иде ул чакта, халык бөтен тирә-яктан килә торган булган аңа. Тымытык базары ул чакта шаулап-гөрләп торган. Әле кибетләр юк дәрәҗәсендә, булганнарының да киштәләре ярымбуш дигәндәй. Ә базарда сатулашырга була, гаиләгә дә азмы-күпме файда...
-
Изге айда - игелекле гамәлләр
Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге, "Нурия" мөслимәләр клубы белән берлектә, Ураза гаете уңаеннан "Ялкын" балалар приютында бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар өчен бу көнне бик күңелле һәм кызыклы программа әзерләнгән иде - хәрәкәтле уеннар, һәр тәрбияләнүчегә татлы һәм файдалы бүләкләр, парафинлы шәмнәрне бизәү буенча мастер-класс. Соңыннан исә балалар белән бергәләп хезмәт сөючәнлеккә,...