Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Мондадыр туган җирем

Авылым, син бөек илкәемнең Җанга якын газиз почмагы. Җылытып яшәр гомер буе безне Туган җирнең газиз почмагы. /Р.ЗАКИРОВ/. Һәр кешенең туган җире, туган йорты, туган иле бар. Кая гына бармасын, ул туган ягын сагына, аны юксына. Һич тә булмаса, торган җирен туган иле белән чагыштыра, үз тормышына туган ягының бер...

Авылым, син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз почмагы.

/Р.ЗАКИРОВ/.

Һәр кешенең туган җире, туган йорты, туган иле бар. Кая гына бармасын, ул туган ягын сагына, аны юксына. Һич тә булмаса, торган җирен туган иле белән чагыштыра, үз тормышына туган ягының бер мизгелен сыйдырган истәлек өсти. Бу - туган якның табигатен сурәтләгән рәсем, моңлы бер шигырь юллары, яисә татарча җыр...

Миләүшә ИСХАКОВА, Зеленая Роща
урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы.

Туган җир үз эченә бик күп нәрсәне сыйдыра. Ул туып-үскән йорт та, әти-әни белән әби-бабай да. Минемчә, туганнарын бел­мәгән, авылы тарихы бе­­­­лән кызыксынмаган кеше туган җирен дә яратмый. Мин дә авылда дөньяга килгәнмен. Миңа да туган ягым якын.

Мин әти-әниемне, әби­ем белән бабамны Зеленая Роща авылыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Алар монда туганнар, монда яшиләр. Алар язмышы авылым тарихына тыгыз бәйләнгән.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Бөгелмә районындагы Зеленая Роща авылы - минем туган җирем. Монда мин беренче тапкыр "әни" дигәнмен, беренче адымнар ясаганмын. Дөнья белән танышу да шушы туфрактан башланган.

Ак чәчәкле бакчалары, киң иген кырлары, гөмбәле урманнары, җиләкле таулары - барысы да минем күңелемә якын. Тау астыннан агып чыккан салкын сулы чишмәләре генә дә ни тора аның! Кояш нурларында җемелдәгән, эсседә сусауны баскан салкын су әкрен генә җыр җырлый сыман. Кышын да җыр тынмый, дәвам итә... Изге чишмә булган җирдә тормыш кайный. Элек-электән килгән гадәт буенча халык су буйларында яши бездә. Авылыбызда күптән чиләкләп су ташучы юк - бөтен өйләрдә чишмә суы краннан ага. Шулай да халкым чишмәләрне барыбер сак­лый, аларны чистартып тора. Без, мәктәп укучылары, ел саен география укытучысы О.И.Новикова белән шушы көмеш сулы чишмәләрнең тирә-ягын чүп-чардан арындырабыз.

Авыл буйлап асфальт юл җәелгән. Мин көн саен шушы юлдан мәктәпкә барам. Көне-төне моннан машиналар эшкә ашыга. Димәк, тормыш дәвам итә.

Авылымның тирә-ягын­дагы урманнар кеше­ләрне гел үзләренә тартып тора. Урманыбыз җи­ләк-гөмбәләре белән матур. Җәен дә, язын да, көзен дә урман сине буш җибәрми. Әнә сап-сары яфрак коела. Син төсле келәм буйлап атлыйсың... Ә кышын монда чаңгы юлы сызыла...

Кызганычка, кеше­ләр­нең табигатькә ки­тергән зарары елдан-ел ешрак күзәтелә башлады. Ташланган чүп-чар, ватык шешәләр, киселгән агач ботаклары туган як табигатенең зарарлы матдәләр белән агулануына китерә. Узган ел безнең мәктәп укучылары урманда өмә дә оештырдылар. Алар урманчылар белән бергә чүпләрне җыйдылар, чис­тарттылар. Билгеле, бу эш һәрвакыт дәвам иттерелергә тиеш. Авылдашларымның туган як урманнарын саклауларын телим мин. Югыйсә, урман һәм авыл бер-берсе белән тыгыз бәйләнгәнгә, алар бер-бер артлы юкка чыгачак.

Авылымның гүзәл ке­шеләре, кызыклы бай тарихы да бар. Мәктә­бебездә туган якны өй­рәнү музее эшли. Анда туган җиремнең елъязмасы сурәтләнгән материаллар тупланган. Авылның беренче кешеләре белән беррәттән, бүгенге көндә танылган шәхесләре турындагы мәгълүмат та бар биредә. Мәсәлән, галим Ф.Х.Хәлилов. Ул лаеклы ялда булса да, тәҗрибәләр үткәрүен дәвам итә. Галим төрле үсемлекләрне сыный, үстерә, тарата. Аның ярдәме белән туган авылым тагын дә ямьләнә, тагын да яшелләнә. Нәкъ менә шигырьдәгечә:
Туган җирем - Яшел Алан -
Яшеллек арасында...
Буалары диңгез кебек,
Сулары - зәңгәр-зәңгәр...
Оҗмахы да кирәк түгел,
Аланым булса әгәр!

- ди шагыйрә М.Ф.Шә­рә­фетдинова безнең авылыбыз турында. Чыннан да шулай булсын иде!

Үземнең туган ягыма булган хисләремне мин дә шигъри юллар белән белдерәм:
Яшел Алан - яшел бишек,
Яшелләнә ел саен,
Килегез, күреп китәрсез
Ничек тә табып җаен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: җир авыл зеленая роща туган яшел алан