Мондадыр туган җирем
Авылым, син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз почмагы.
/Р.ЗАКИРОВ/.
Һәр кешенең туган җире, туган йорты, туган иле бар. Кая гына бармасын, ул туган ягын сагына, аны юксына. Һич тә булмаса, торган җирен туган иле белән чагыштыра, үз тормышына туган ягының бер...