Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бүген Бөгелмәдә тонировканы тикшерү буенча рейд үткәрәчәкләр

Шундый ук чараны 6 ноябрьдә – бәйрәм көнендә дә ният ителә.

Бүген һәм җомга көннәрендә транспорт чаралары белән идарә итү һәм алгы пыялаларны каралтуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау рейдлары узачак.

Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә КРФоАП, 12.5 маддәнең 3.1нче өлеше буенча 780нән артык машина йөртүче җавапка тартылган.

Белешмә өчен: РФ АП кодексының 12.5нче маддәсе, 3-1 өлешендә (шул исәптән ярым үтә күренмәле төсле пленкалар белән), яктылык үткәрү сәләте куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган пыяла белән (шул исәптән аларга ябыштырылган төсле пленкалар белән) капланган көпчәкле машиналар һәм механизмнар өчен билгеләнгән таләпләргә җавап бирмәү турында мәгълүмат бирелә.

ЮХИДИ хезмәткәре мондый транспорт чарасын махсус урыннарда гына түгел, теләсә кайсы урында туктатырга хокуклы. Бу очракта машина йөртүче   500 сумга кадәр штрафка тартыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса