Районда урманда югалган гөмбә җыючыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
11 август көнне иртән 58 яшьлек ир-ат Ефановка авылыннан ерак булмаган урынга гөмбә җыярга киткән һәм югалган. Аны эзләргә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, коткаручылар һәм волонтерлар чыккан. Кичен эзләүчеләр ир-атны таба алган. Ачыкланганча, ул адашкан һәм юлны таба алмаган.