Бөгелмәдә такси хезмәте җиңел машиналарын массакүләм тикшерү үткәрелә
Операция 11-20 гыйнвар көннәрендә уза.
2021 елның 11еннән 20 гыйнварына кадәр Дәүләт автоинспекциясе һәм полиция хезмәткәрләре такси хезмәте җиңел машиналарын тикшерәчәк.
Алар түбәндәгеләргә игътибар итәчәкләр:
– такси хезмәте җиңел машинасында пассажирлар һәм багаж йөрткәндә юлга рөхсәт кәгазеннән башка чыгу;
– такси хезмәте җиңел машинасы белән Россия милли машина йөртү таныклыгы булмаган чит ил кешесе идарә итү, чит ил машина йөртү таныклыгы нигезендә, чит ил машина йөртүчесенә идарә итүгә рөхсәт бирү;
– пассажирлар йөртү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның законлылыгы;
– техник карау узу, техник карау узмаган транспорт чараларын линиягә чыгару;
– транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү таләпләрен үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа