Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә (9–15 март)

9 март – ай тулган көн.

Бу көннең энергиясе бик көчле, аны “йөгәнләү” һәркемнең дә көченнән килми. 9 мартка ниндидер мөһим бер генә эшне билгеләргә мөмкин, шул очракта гына ул уңышлы булачак.

10-15 мартта ай кимүгә бара. Күпләр бу көннәрдә хәлсезлек, арыганлык, йоклыйсы килү теләге сизәр. Мөмкинлек булса, күбрәк ял итәргә тырышыгыз.

КУЧКАР. Ашыкмагыз, күп карарларыгызны яхшылап уйлагыз. Финанс мәсьәләләрендә белгечләр белән киңәшегез. Бу көннәрдә күчемсез милеккә кагылышлы килешүләр төзү гел кирәкми. Ял көннәрендә кичектереп килгән эшләрегезне башкарыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Тәвәкәллек һәм үз-үзеңә ышаныч сезгә хәзер комачау итмәс. Әгәр хәтерегезне калдыралар икән, үз фикерегезне әйтүдән курыкмагыз. Йолдызлар тынычлану өчен өй эшләре белән шөгыльләнергә киңәш итә. Квартирыгыз да тәртиптә булыр, сез дә күңел тынычлыгы табарсыз.

ИГЕЗӘКЛӘР. Кызыктыра торган нәрсәләргә каршы тору җиңел булмас, әмма түзәргә туры килер. Бу чор мәкерле: нәкъ менә хәзер күп кенә Игезәкләрнең партнерлар белән мөнәсәбәтләре бозылырга мөмкин. Тулаем алганда, бу көннәрдә йомшаграк булырга һәм компромиссларга ешрак барырга тырышыгыз.

КЫСЛА. Өлкән яшьтәге әти-әниләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ – аларны игьтибардан читтә калдырмагыз. Үзегез дә, әгәр ярдәм кирәк булса, хезмәттәшләрегезгә мөрәҗәгать итүдән тартынмагыз. Ай уртасына җиткәндә күптән түгел эшләнгән ялгышлыгыгыз өчен кызарырга туры килер.

АРЫСЛАН. Вакытыгызның күп өлешен гаиләгез һәм якыннарыгыз белән аралашуга багышлагыз. Отпускы көннәрендә бергәләп ял итә алсагыз, бик яхшы булыр. Хәзерге вакытта эшләп алган акчагызны файдаланырга мөмкин һәм кирәк тә: сатып алган әйберләрегез шатлык бирер.  

КЫЗ. Мөһим эшләрне хәзер тәмамлау кирәк, югыйсә, аннары алар шактый мәшәкать китерер. Бу вакыт эчендә вәгъдәләр бирмәскә тырышыгыз, бигрәк тә аз таныш кешеләргә. Игътибарыгызны эшкә яки укуга юнәлтегез, өй эшләрен икенче планга чигерергә мөмкин.

ҮЛЧӘҮ. Бумеранг кагыйдәсе бик төгәл эшләячәк: сез кешеләргә нинди мөнәсәбәттә, алар да сезгә шулай ук булачак. Балалар белән бәйле гади булмаган мәсьәләләрне хәл итәргә туры килер. Ял көннәрендә кая да булса күңел ачарга барган ялгызлар насыйп ярларын табар.

ЧАЯН. Бу көннәрдә кәефегез гел булмаса да, аны үзегез күтәрергә тырышыгыз. Күп вакыйгалар сезнең аларга мөнәсәбәтегезгә бәйле булачак. Күптән спорт белән шөгыльләнергә тели идегезме – тәвәккәлләгез. Сезгә хәзер күнегүләр режимына ияләшү җиңел биреләчәк.

УКЧЫ. Сездә энергия, моңа кадәр беркайчан да күзәтелмәгән дәрәҗәдә күп булачак. Иң мөһиме – аны дөрес юлга юнәлтү. Ызгышмаска тырышыгыз, бигрәк тә якын кешеләрегез белән. Бу вакытта башланган конфликтлар тиз генә җайланмас. 13-15 март көннәрендә күңелегезгә ошаган берәр нәрсә белән үзегезне шатландырыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Тыйнакланып торыр вакыт түгел! Тирә-яктагыларга үзегезнең көчле якларыгызны күрсәтегез. Әлеге чор иҗади профессия кешеләре өчен уңай: сезгә илһам килер. Йолдызлар хәзер бурычка акча алмаска киңәш итәләр. Бигрәк тә 12 мартта финанслар белән төгәллек кирәк.

СУКОЯР. Сезнең тормышыгызда хәзер теләсә нинди яңа очрашу дәвамлы булачак. Романтик мөнәсәбәтләргә дә юл ачылуы ихтимал. Гомумән, вакытыгызны актив уздырыгыз.  

БАЛЫК. Карьера баскычыннан күтәрелү өчен бик яхшы вакыт! Өйдәгеләр көтмәгәндә үз проблемалары белән мөрәҗәгать итәр – булышырга туры килер. Атна азагына хәлсезлек сизелә башлар. Ялгызлыкта уздырган вакытыгызда көч туплагыз. 

Сания ХӨСНУЛЛИНА әзерләде                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса