Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә 4-10 май

4-6 майда ай үсә. Көнкүреш эшләре белән шөгыльләнер вакыт җитте: йортыгызны, әйберләрегезне тәртипкә китерегез, кирәкмәгәннәрен чыгарып ташлагыз

 7 май – ай тулган көн. 8-10 майда ай кимүгә китә. Бу чорда, төрле проблемалар чыккан очракта, үзегезгә генә таяныгыз.
     КУЧКАР. Хәзер керәчәк төрле тәкъдимнәргә сак карагыз. Хата ясамас өчен белемле кешеләр белән киңәшләшү яхшырак булыр. Балалар күп мәшәкать тудырыр. Иң мөһиме, истә тотыгыз – көйсезләнүләр вакытлыча гына. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз!
     ҮГЕЗБОЗАУ. Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз, диспансерлаштыру узу да комачау итмәс. Якыннарыгыз турында да кайгыртырга туры килер: кайберләре  сезгә дә мәшәкатьләр тудырыр. Башкаларның проблемаларыннан читтә калмагыз һәм бу сезнең файдага булыр.
     ИГЕЗӘКЛӘР. Бу чорда сез кабул иткән карарлар тормышыгызны бөтенләй үзгәртергә мөмкин. Йолдызлар ашыкмаска һәм яхшылап уйларга киңәш итә. Иҗат итү өчен яхшы вакыт. Әлеге көннәрне яңа һәм гадәти булмаган нәрсәләр эшләү өчен файдаланыгыз. 
     КЫСЛА. Хәзерге вакытта өйгә эш алу кирәкмәс – өйдәгеләр сезне аңламаячак. Шуңа күрә эш сәгатьләрендә күбрәк эшләргә тырышыгыз. Атна уртасында финанс проблемалары чыгуы бар. Ышаныгыз, сез аларны, заемнар һәм кредитлар алмыйча да, үзегез хәл итә аласыз. 
     АРЫСЛАН. Беренче адым ясаудан курыкмагыз. Бу тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. 4-9 майда сезне сюрпризлар һәм бүләкләр көтә. Әлеге көннәрдә сезне бәхетле итүче кешеләргә рәхмәт әйтергә онытмагыз. 10 майда сезгә тәкъдим керер, аннан баш тартмагыз.
     КЫЗ. Бу атна киеренке булыр, бигрәк тә әгәр хезмәт урыныгызда тәмамланмаган эшләрегез күп булса. Сабырлык һәм тәвәккәллек сезгә хәзер бик кирәк. Җәйгә ябыгырга теләүчеләргә йолдызлар моңа җитдирәк алынырга киңәш итә. Кызыктыра торган нәрсәләр күп булыр, ләкин каршы торырга ныклыгыгыз җитәр.
     ҮЛЧӘҮ. Эш урыныгызда өстәмә вазифалар алмагыз. Бер тапкыр риза булсагыз, аннан соң бик озак башка хезмәткәрләр эше өчен дә җавап бирәчәксез. Ир-атлар тарафыннан сезгә карата хәзер игътибар зур булачак. Әгәр ялгыз икәнсез, бәлки насыйп ярыгызны да очратырсыз.
     ЧАЯН. Бу көннәрдә яхшы кешеләр арасында булырга тырышыгыз. Күңелгә ошамаганнарына игътибар итмәгез. Күбрәк ял итәргә һәм өйдә булырга тырышыгыз. Мөмкинлек булса, отпуск яки өстәмә ял көннәре алыгыз. Сезгә көч тупларга кирәк.
     УКЧЫ. Сезгә хәзер күп көч кирәк: берьюлы берничә җитди башлангычта зур игътибар таләп ителәчәк. Бу кулыгыздан килә! Мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә, киресенчә, йомшаграк булыгыз. Партнерыгызның артык кырыслыктан  куркып качуын теләмәсәгез, аңа ышаныгыз.
     КӘҖӘМӨГЕЗ. Бурычка акча сораучыларның гозерләрен кире кагыгыз. Югыйсә, матди кыенлыклар кичерәчәксез. Атна азагына таба эшләрегезнең артып китүе көтелә. Бу көннәрдә күп вакыт эштә булачагыгызны өйдәгеләргә тыныч кына аңлатыгыз.
     СУКОЯР. Талантыгыз һәм сәләтегез сезгә керем китерә башлаячак. Бу вакыт эчендә кызыклы тәкъдимнәргә, уйлап та тормыйча, ризалашыгыз. Өлкән буын белән аңлашырга, аралашырга тырышыгыз, низаглар хәлне катлауландырачак кына.
     БАЛЫК. Хисләрегезне башкача үзегездә генә тота алмаячаксыз. Яратасыз икән – мәхәббәтегезне белдерегез! Эштә дә эчкерсез булыгыз. Хаталансагыз, җитәкчегә бу турыда әйтергә курыкмагыз. Намуслы булуыгыз игътибарга алыныр.                            

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса