Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә 27 апрель-3 май

Әлеге көннәрдә ай үсүгә таба бара. Квалификация күтәрү, яңа эш алымнары өйрәнү өчен яхшы вакыт. Бу бик тиз арада керемнәр бирмәс, әмма киләчәктә файдалы булыр.

   КУЧКАР. Сез күңелсез һәм кызыксыз тормыштан арыдыгызмы? Үзегезне яңа хисләр белән шатландырасыгыз киләме? Алайса, диваннан торып, эш итә башларга вакыт – барысы да үз кулыгызда. Эш атнасы башында җитәкченең нервылары ныклыгын сынау, эшкә соңга калып килү кирәкмәс.
   

   ҮГЕЗБОЗАУ. Ничек кирәк дип санасагыз, шулай эш итегез һәм атна бик кызыклы үтәр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр бер-ике файдалы килешү төзи алырлар һәм май ае башлары финанс өлкәсендә хәлләрнең яхшыруы белән шатландырыр.
 

   ИГЕЗӘКЛӘР. Күмәк эшчәнлектә катнашыгыз һәм сезгә, һичшиксез, игътибар итәрләр. Үзен күрсәтергә омтылсагыз да, гаепләмәсләр, киресенчә, активлык һәм тырышлык җитәкчелеккә дә, эшлекле партнерларга да ошар. Финанс хәлләре бу чорда ныгыр.
 

   КЫСЛА. Сезне кызыклы чор көтә, ләкин шикле финанс махинацияләрендә катнашмаска тырышыгыз һәм авантюралы танышлар белән аралашуны чикләгез. Дүшәмбе көнне кайбер хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайларлар.
 

   АРЫСЛАН. Куйган максатларыгыз турында онытмагыз, йөдәтүчән хезмәттәшләрегез һәм танышларыгызның үтенечләрен кире кагарга өйрәнегез. Атна буе иҗат белән мәшгуль булырсыз, чәршәмбе иң нәтиҗәле көн булыр. Пәнҗешәмбе эшлекле партнерлар ярдәменә өмет итә аласыз.  
 

   КЫЗ. Бу көннәрдә сезгә тырышырга һәм үзеңнең алыштыргысыз икәнне исбатларга туры киләчәк. Дүшәмбе көнне җитәкче каршына чакырырлар – бернидән дә курыкмагыз, үзегезне ышанычлы тотыгыз. Сишәмбе килешүләр төзи аласыз – кертемнәр нәтиҗәле булачак. Мәхәббәт өлкәсендә үзгәрешләр җомга көтелә. 
 

   ҮЛЧӘҮ. Энергия һәм оптимистлык сездә бик күп һәм бу вакыт начар узмас. Ләкин энергетик вампирлардан читтә торыгыз, алар  конкурентлар гына түгел, хезмәттәшләрегез дә, хәтта дусларыгыз арасында да бар. Дүшәмбе акча мәсьәләсендә бик уңышлы көн булачак, әмма аны төрле якка таратмагыз, кредитлар һәм бурычларыгызны түләгез.
 

   ЧАЯН. Акчагызны сак тотарга өйрәнегез, планлаштырмаган чыгымнар килеп чыгуы бар. Сишәмбе көнкүреш проблемаларын хәл итегез, ә менә чәршәмбе көнне сезне эшлекле сөйләшүләр һәм килешүләрдә көтәләр. Шәхси тормышыгызда бар да тәртиптә.
 

   УКЧЫ. Эмоциональ тетрәнүләр кирәк, ләкин бу вакытта сабыр итү һәм вак-төяк ыгы-зыгыларга игътибар бирмәү яхшырак булыр. Дүшәмбе көнне   акчалата бүләк алуга өмет итә аласыз. Чәршәмбе файдалы элемтәләр булдырырга мөмкинлек туачак. Гаилә мәшәкатьләрен хәл итүне җомгага калдыру әйбәтрәк булыр.
 

   КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атна укулар, яңа нәрсәләр өйрәнү өчен бик яхшы. Җомга көнне финанс проблемаларын чишүгә багышлау файдалы. Идеяләрегез тормышка ашачак, иң мөһиме – шикле-хәтәр эшкә алынмау, сөйкемле таныш булмаган кешеләргә ышанмау.
 

   СУКОЯР. Бу атнада эшегез җитәрлек булачак. Сишәмбе көнне тикшерүләр булырга мөмкин – хезмәт процессы белән нәкъ менә сезгә идарә итәргә туры киләчәк. Җитәкчегез омтылышыгызны  бәяләргә теләсә, акчалата сорагыз. 
 

   БАЛЫК. Балыкларны катлаулы, әмма бик бай эчтәлекле атна көтә – хисләргә бирелмичә, уйлап кына эш итегез. Йолдызлар дүшәмбе көнне капиталыгыз?? турында кайгыртырга киңәш итә – файдалы кертемнәр, матди хәлегезне яхшырту турында уйлагыз. Сишәмбе эшлекле партнерлар белән очрашулар өчен уңай.                              
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса