Тимур Арсланов Бөтендөнья Кикбоксинг федерациясе (WKF) төре буенча кикбоксинг буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры булды.
Ярышлар Картахенда (Колумбия) узды һәм 46 илдән 1 600 иң көчле атлетны җыйды.

Бөгелмәле, көмеш медаль яулап, дөньякүләм пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Шулай ук ул «Халыкара класслы Россия спорт мастеры» нормативын үтәде.
Спортчының уңышы артында остаз-тренер Рәфыйк Госман улы Дәүләтшинның тырышып эшләве тора. Аның профессиональлеге, укучыга ышанычы һәм грамоталы әзерлеге бу күренекле нәтиҗәнең мөһим өлешенә әверелде.