Йолдызнамә 22-28 июнь
22 июньнән 28 июньгә кадәр – үсә торган ай. Сезгә хәзер иң мөһиме – ялкаулыкны ташларга!
Сезнең өчен ирешә алмаслык биеклекләр калмаячак. Үзеңне кулга алу җиңел түгелме? Үзегезне кызганып утырмаган очракта ала алырлык бонуслар турында уйлагыз.
КУЧКАР. Сезне күп элемтәләр көтә. Аралашу шулкадәр актив булачак ки, өйдә якыннар белән сөйләшергә теләк тә калмаячак. Эштә бәхәсле хәлләр туарга мөмкин. Алардан читтәрәк калыгыз. Әгәр сезгә киңәшләр бирсәләр, тыңлагыз!
ҮГЕЗБОЗАУ. Бу чорда өстәмә чыгымнарсыз булмый. Алар бюджетыгызны киметәчәк. Билбауны кысарга туры килер. Шәхси тормышыгызда сезне шатлык кына көтә. Сөеклегез янәшә булыр, сезнең бар теләкләрегезне үтәргә әзер торыр. Моның өчен аңа рәхмәт әйтергә онытмагыз!
ИГЕЗӘКЛӘР. Финанс мәсьәләләре сез теләгәнчә җиңел хәл ителмәячәк. Акча җитмәсә, горурлыгыгызны җиңеп, бурычка сорагыз. Атна ахырында сезне ерак сәфәр көтә. Үзегез белән гаиләгезне алыгыз.
КЫСЛА. Күңелсезләнер вакыт түгел! Әлбәттә, мәшәкатьләр җитәрлек, әмма, әгәр үзегезне кулга алмасагыз, авырлыкларны җиңү күпкә катлаулырак булачак. Озын көннән соң ял итәргә һәм йокы туйдырырга тырышыгыз, шул чагында бөтен нәрсәгә көч җитәчәк.
АРЫСЛАН. Бу атнада сезгә стресска чыдамлык кирәк булачак. Сезнең нервыларыгыз чиктән тыш киеренке булырлык хәлләр шактый көтә. Өйдә тынычлык һәм рәхәт тынлык булсын дип кайгыртыгыз. Сак булыгыз, уйлап җиткерми башкарган адымнар имгәнүгә я тән җәрәхәтенә китерергә мөмкин.
КЫЗ. Сезнең алда катлаулы бурычлар куячаклар. Аларны аек акыл белән хәл итәргә кирәк, югыйсә уңышка ирешү авыр булыр. Тормышыгызда сәер хәлләр күзәтелергә мөмкин. Аларда шартлы билгеләр күрергә өйрәнегез. язмыш сезгә дөрес юлны үзе күрсәтер.
ҮЛЧӘҮ. Карьера баскычыннан югары күтәреләсегез килсә, бу мәсьәлә белән хәзер шөгыльләнегез. Җитәкчелек сезгә карата яхшы мөнәсәбәттә. Өй эшләрен вакытлыча читкә куеп торырга туры киләчәк. Якыннарыгыз моны аңлар, барысын да җентекләп аңлатыгыз.
ЧАЯН. Сезнең бөтен вакытыгыз һәм игътибарыгыз шәхси тормышка багышланачак – көчле һәм дәртле хисләр көтә. Мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә, барлык башка хисләрне читкә этәрү мөһим. Ни эшләргә белмисез икән, киңәш сорап туганнарыгызга мөрәҗәгать итегез.
УКЧЫ. Үзеңне югарыда хис иткәндә, барысын да мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырышыгыз – бу сезнең имин киләчәккә “капитал салуыгыз” булыр. Киләчәктә тормыш хәле тиз үзгәрәчәк, әле проблемалар туар, әле уңыш елмаер.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атнада күптәнге ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлеге ачылыр. Тик финанс мәсьәләләрен хәл итүдә читләрдән ярдәм сорарга ашыкмагыз – сезне алдаулары ихтимал. Туганнарга яки дусларыгызга мөрәҗәгать итегез.
СУКОЯР. Тормышта үзгәрешләр көткәннәр өчен яхшы яңалык – алар киләчәк һәм күпләр өчен уңай булачак. Планнар төзергә һәм аларны ничек тормышка ашыру турында уйларга вакыт. Көнкүреш приборлары белән сак булыгыз.
БАЛЫК. Яраткан эшеңне эзли башла, табылыр ул! Кешеләргә артык югары таләпләр куймагыз, югыйсә яныгызда беркем дә калмаячак. Гадирәк булыгыз һәм беренче адымны ешрак үзегез ясарга тырышыгыз. Бу чорда алырга түгел, бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа