Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә (2-8 март)

Атна буе ай үсүгә таба бара.

Фаразлар шактый уңай. Йолдызлар зодиакның бар билгеләренә дә мәрхәмәтле, ләкин эшләр яхшы барсын өчен беренчедән – ялкауланмаска, икенчедән – шат күңелле булырга һәм тырышырга кирәк. Эшләр җиңеллек белән хәл ителер, ә проблемалар юкка чыгар. Барлык башлангычларда дуслар булышлык күрсәтер, ә кайберәүләр хезмәттәшләре ярдәменә өмет итә ала. Эчке сиземләвегезгә дә колак салыгыз – артык булмас. Гаилә тормышында җитди һәм төптән уйлап эш итәргә туры килер – өйдәгеләр иркенләп күңел ачарга   хыялланалар, аларны гадәти саф һавада йөреп кайтулар белән генә канәгатьләндереп булмаячак. Мәхәббәт өлкәсе гаҗәеп сюрпризлар белән тулы – әкияттәге кебек. 

КУЧКАР. Сезнең кайбер талантларыгыз ачылыр. Әгәр аларны тормышта куллану өчен кызыклы тәкъдимнәр була икән, уйламыйча да ризалашыгыз. Сезне уңышлар көтә. Тормыш иптәшегез белән низагка кермәвегез яхшырак булыр. Килешү юлын таба алмыйсыз икән, пауза ясагыз. 

ҮГЕЗБОЗАУ. Хисләр бөтен барлыгыгызны биләп алыр. Яратасыз икән, бу хакта, һичшиксез, әйтергә кирәк. Әлеге хисләр уртак булырга да  мөмкин. Сак булыгыз: якын дустыгызның алдавы бар. Ялгызлыкта калмагыз, туганнарыгыз ярдәменә таяныгыз. 

ИГЕЗӘКЛӘР. Берничә мәсьәләне берьюлы хәл итәргә туры килер. Атна азагына көчегез беткәнен сизәрсез. Ял көннәрендә хәл җыярга тырышыгыз. Вакытыгызны ялгызлыкта яки сөйгән кешегез белән уздырыгыз. Шау-шулы компанияләр сезгә кирәкмәс. 

КЫСЛА. Әгәр сездән бурычка акча сорасалар, әдәпле, әмма каты итеп кире кагыгыз. Ул акчаны бик озак кире кайтармаулары ихтимал. Биш елдан артык бергә яшәүче парларны авыр вакытлар көтә. Бу – ныклыкка сынау. Аның ничек узуы нәкъ менә сездән тора. 

АРЫСЛАН. Балаларыгыз белән горурлана аласыз, ә менә өлкән буын кешеләренә ярдәм итәргә кирәк. Туганнарыгыз тормышына җитди катнашырга туры килер. Эш урынында өстәмә вазифалар алмаска тырышыгыз. Көчегезне дөрес бәяләмәвегез бар. Ял көннәрендә үзегезгә өй мәшәкатьләреннән ял бирегез. 

КЫЗ. Йолдызлар күңелгә ошамаган кешеләр белән аралашудан читтә торырга киңәш итә. Сезне яратучылар арасында булыгыз. Бигрәк тә 5 һәм 6 март көннәре уңай көтелә. Сез бик матур күренерсез һәм нинди генә эшкә тотынсагыз да, бөтен таләпләргә җавап бирерлек итеп башкарырсыз. Бу мөмкинлектән файдаланыгыз. 

ҮЛЧӘҮ. Күптән ачуланышкан кешеләр белән аралашуны җайларга тырышыгыз. Беренче адым ясаудан курыкмагыз, нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак булыр. Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә, ябыгучыларга – диетаны туктатырга. Спорт белән шөгыльләнү күпкә яхшырак. 

ЧАЯН. Бу чор киеренке булыр. Якын кешеләр һәм хезмәттәшләр белән аңлашылмаучылыклар булуы бар. Шунысы шатландыра – кара сызык артыннан, һичшиксез, агы башланачак. Атна азагына  таба  сезне сюрпризлар һәм бүләкләр, күңелле вакыйгалар көтә. Алар турындагы уйлар сезгә көч бирсен. 

УКЧЫ. Акчаны, җыеп барганчы, куллану яхшырак. Үзегез күптән хыялланган зур әйбер сатып алыгыз. Документларга кул куйганда игътибарлы булыгыз. Шик туа калса, белемле кешеләр белән киңәшләшегез. Зур компаниядә ерак сәфәрләр файдалы. 

КӘҖӘМӨГЕЗ. Ял көннәреннән соң эшкә тотыну җиңел булмас. Кичләрен күбрәк ял итәргә тырышыгыз, өйгә эш алмагыз. Үзегезнең сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз: табибка күренергә туры килүе мөмкин. 8 мартта конфликтлардан читтә торыгыз: бу көн сезнең өчен мөһим булачак. 

СУКОЯР. Эш урынында хезмәттәшләрегезнең көнчелеге белән очрашуыгыз ихтимал: сез барысыннан да уңышлы булып чыгарсыз. Игътибар итмәгез. Көнкүреш мәсьәләләре белән шөгыльләнсәгез, әйбәтрәк булыр. Квартирда ремонт башлау өчен уңай вакыт. Иң мөһиме, яхшы осталар табарга кирәк. 

БАЛЫК. Бу вакыт эчендә кабул ителгән карарлар сезнең тормышыгызны тамырдан үзгәртәчәк. Проблемаларны үзегез хәл итәргә әзерләнегез: читтән ярдәм булмаячак. Башкаларның йомшак якларына күз йомарга тырышыгыз. Бу сезгә якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрдә кирәкмәгән низагларны булдырмый калырга ярдәм итәр.                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса