Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә 16-22 март

16-22 мартта ай кимүгә бара.

Бу чорда акчага һәм документларга карата игътибарлырак булырга кирәк. Барысын да яңадан тикшерегез, анализлагыз, белемле кешеләрдән киңәш сорагыз. Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрдә җавапларга караганда сораулар күбрәк булыр. Әмма  борчылырга иртә әле. Партнерыгызның реакциясенә карагыз: йолдызлар нинди дә булса гамәлләрне нәкъ менә аңардан көтәргә киңәш итә. 

КУЧКАР. Бу көннәрдә борчуларыгыз шактый булыр. Юк-барга кайгырмаска тырышыгыз, чыннан да әһәмияте булган әйберләргә игътибарыгызны юнәлтегез. Йолдызлар үз хисләрегезне ачарга киңәш итә. Әлеге көннәр якын кешегезгә: “Мин сине яратам!” – дип әйтер өчен бик яхшы вакыт. 

ҮГЕЗБОЗАУ. Гаиләдә конфликтлар туарга мөмкин һәм сезнең ике ут арасында калуыгыз бар. Беркем ягына да басмагыз, тынычлык урнаштырырга тырышыгыз. Хәзер стресслардан читтә тору мөһим: алар сәламәтлегегезне какшатырга мөмкин. Ял көннәрен дусларыгыз белән уздырыгыз: мәсәлән, каядыр барып кайтыгыз. 

ИГЕЗӘКЛӘР. Җитәкчегез сезгә югары таләпләр куяр, үзегезне уңай яктан күрсәтергә тырышыгыз һәм моны яхшы бәяләрләр. Хәзер гаиләгез белән ял итү яхшы булыр, аларга сезнең игътибарыгыз җитми. Иҗат кешеләренә бу көннәрдә илһам килер, яңа идеяләр туар. 

КЫСЛА. Ялгыз Кыслаларга бәхет елмаер. Насыйп ярларын табу мөмкинлеге моңа кадәр булмаганча бик зур. Иң мөһиме, үзегезнең үҗәтлегегез белән аны куркытмагыз! Әти-әниләргә балаларына карата игътибарлырак булу кирәк. Алар белән уртак тел табарга теләсәгез, әлеге көннәрдә каеш белән түгел, ә прәннек белән эш итегез. 

АРЫСЛАН. Бу атна эштә дә, өйдә дә киеренке булыр, ләкин сез барысын да уңышлы ерып чыгарсыз. Көч туплау өчен ял көннәрен өйдән читтә үткәрегез. Атнаның беренче яртысында финанс хәлләре авыр булуы бар, ләкин икенче яртысында сез яңа керем чыганакларын табарсыз. 

КЫЗ. Өйдә утырмагыз, кеше арасында ешрак булыгыз. Якын дустыгыз бу вакытта үзен яхшы булмаган яктан күрсәтергә мөмкин. Барысын да ачыклау өчен бер адым артка чигенегез, ләкин аралашуны бөтенләй өзмәгез.  

ҮЛЧӘҮ. Сезгә файдалы эш тәкъдим итүләре ихтимал, ризалык биргәнче, уйлагыз: сез бу үзгәрешләргә әзерме? Әйе икән – тәвәккәлләгез! 22 март сезнең өчен үзенчәлекле көн булырга мөмкин: яңа танышулар көтелә. Өлкән буын кешеләре белән мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы бар.  

ЧАЯН. Иммунитетыгызны ныгыта башлагыз. Чирләп китә калсагыз, авыруны аяк өсте уздырмагыз! Кайбер Чаяннарның гаиләсендә мөнәсәбәтләр бозылуы ихтимал. Беренче адымны сез ясагыз, тормыш иптәшегез моны бәяләр. Туклануга игътибарлы булыгыз, артыклыкка юл куймагыз. 

УКЧЫ. Бу чорда сезне әллә кайчаннан калган эчпошыргыч  күңелсез хезмәт көтә. Ләкин шулай да тиздән ял итә алырсыз. Йолдызлар хәзер җитәкчелек белән конфликтларга кермәскә киңәш итә. Хезмәттәшләр белән дә бик ачылып бетмәү яхшырак булыр: күп яңа нәрсәләр белерсез. 

КӘҖӘМӨГЕЗ. Җитди проектларга үзегез генә алынмагыз. Коллектив хезмәт бик яхшы нәтиҗә бирер, шуңа күрә тирә-юньдәгеләрнең ярдәменә таяныгыз. Уңышсызлыкларга  фәлсәфи күзлектән карагыз, бу тәҗрибә хаталар ясамаска ярдәм итәр. Авыруларның көчәюе бар. 

СУКОЯР. Үзлегеңнән белем алу һәм квалификация күтәрү өчен уңай вакыт. 16 март – уку башлау өчен бик яхшы көн. Керемнәрегез сезнең хезмәт сөючәнлеккә бәйле булачак. Ялкауланмасагыз, майлы калҗа эләктерерсез. Әмма ял итәргә дә онытмагыз. 

БАЛЫК. Финанс өлкәсендә сезне бик файдалы атна көтә. Акчагызны табыш бирерлек итеп кертә аласыз. Бу вакытны элемтәләр җайлау өчен кулланыгыз, иң элек – эш мәсьәләсенә кагылышлыларын. Физик хезмәт киңәш ителми, спорт залында күнегүләрне дә әлегә кичектереп торыгыз.                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса