Йолдызнамә 13-19 апрель.
Атна буе айның кимүе күзәтелә. Хәзер агрессив хисләргә бирелмәү бик мөһим, алар сәламәтлегегезгә җитди зарар китерергә мөмкин.
Ә саулыкларына игътибарлы кешеләр үзләрен яхшы хис итәрләр. Планлаштыру белән шөгыльләнә башлагыз, нәрсәгә өстенлек бирергә икәнен яңадан карап чыгыгыз – алар чыннан да мөһимме? Юкка-барга акча туздырмагыз.
КУЧКАР. Кучкарлар шәхси тормышларында яңа вакыйгаларга өмет итә алалар – танышулар мөмкинлеге бар. Атна башында сәламәтлек бераз борчыр: физик һәм эмоциональ халәт тотрыклы булмас. Нинди генә юл белән булса да, тизрәк баю теләге өметсез булган эшләргә көч салырга мәҗбүр итәргә мөмкин.
ҮГЕЗБОЗАУ. Сезгә беркадәр ялгыз булу һәм хисләрегезне, теләкләрегезне тәртипкә салу комачау итмәс. Проблемага ирегез яки хатыныгыз күзлегеннән карарга тырышыгыз. Бу каршылыклар кузгатучы ситуацияне ачыкларга ярдәм итәр. Дүшәмбе-сишәмбе спорт белән шөгыльләнүгә вакыт табыгыз.
ИГЕЗӘКЛӘР. Тирә-яктагылар фикеренә игътибар итмәгез: Игезәкләргә үз юллары белән бару һәм үз планнарын тормышка ашыру мөһим. Бу вакытта хәлегез моңа кадәр алып барган яшәү рәвешегезгә турыдан-туры бәйле булачак: сәламәт тормыш юлында икәнсез – борчылырга урын юк. Үзегезне күрсәтәсегез яки карьера баскычыннан күтәреләсегез килә икән, теләгегез үтәлүгә әзер булыгыз – ләкин ул сез планлаштырганча бармас.
КЫСЛА. Инициативалы булыгыз – уйлаган эшегездә уңышларга ирешү өчен хәзер бик уңай вакыт. Гәүдәгезгә игътибар бирегез: массажист, диетологка барыгыз һәм үзегезне акланмаган физик нагрузкаларга дучар итмәгез. Үткәндәге хаталарны төзәтү һәм тормышны “чиста биттән” башлау өчен Кыслаларга бик яхшы чор.
АРЫСЛАН. Шәхси тормышта тынычлык һәм татулык вакыты. Шулай ук психоэмоциональ халәтегез дә тотрыклы булачак. Шушы “тынлык” сәбәпле, бу атна сәламәтлекне ныгыту, көч туплау өчен уңай. Сезгә, булса, элекке бурычларыгыз, мал-мөлкәт яки страховка белән бәйле эшләр белән шөгыльләнергә туры килер, мөгаен.
КЫЗ. Шәхси тормышыгызны җайлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Яңа танышлар булдырыгыз, сәламәтлегегез белән шөгыльләнегез. Зур суммада акча тотмагыз: булган акчасын туздырып бетергәнен Кыз үзе дә сизми калырга мөмкин.
ҮЛЧӘҮ. Аралашканда бик әдәпле булыгыз: импульсивлык сезгә зарар гына китерәчәк. Якын кешеләрегез белән бәхәскә кермәгез. Бу вакытта ангина эләктерү куркынычы зур – профилактика чаралары күрегез. Дөрес көндәлек режим кирәк: эш һәм ялны аралаштырыгыз. Туклану рационыгызга төзәтмә кертегез. Бу киңәш бигрәк тә ашказаны һәм эчәклекләр белән проблемалары булган Үлчәүләргә кагыла.
ЧАЯН. Чаяннарга үзләрен бар яклап та күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек. Сезнең күңелне үзегезгә тартып торуыгыз һәм сөйкемле сөягегез бу эштә ярдәм итәр. Энергиягез һәм максатка омтылышыгыз зур, болар тормышның катлаулы борылышларында җиңүче булып чыгарга мөмкинлек бирә. Сәламәтлегегез канәгатьләнерлек, ләкин зарарлы гадәтләр белән чиктән тыш мавыгу кирәкмәс.
УКЧЫ. Талантларыгызны күрсәтүдән курыкмагыз – мондый инициатива өчен атна бик уңай. Халык алдында чыгыш ясаучы шәхесләр һәм шоу-бизнес вәкилләре уңышка өмет итә алалар. Ял көннәрендә сак булыгыз – игътибарсызлык аркасында травма алуыгыз бар. Сәламәтлегегезне саклагыз: витаминнар эчегез, файдалы ризыклар ашагыз. Тиз керем вәгъдә итүче авантюраларга кермәгез.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атнада вакыйгаларның үзәгендә булырсыз. Танышларыгыз һәм билгеле бер даирәдәге элемтәләр сезгә берничә мәсьәләне хәл итәргә булышыр. Кәҗәмөгезләрнең иммунитеты нык һәм алар уңай вакыйгаларга гына өмет итә алалар. Үпкә һәм бронхлар авыруларын профилактикалауга вакыт бүлегез. Финанс өлкәсендә барысы да тотрыклы булыр.
СУКОЯР. Яңа танышларына зур өметләр баглаган Сукоярларны күңел кайту көтә.Үзеңне камилләштерү һәм булган талантларны үстерү күпкә нәтиҗәлерәк. Киләчәктә алар тотрыклы керем һәм бик әйбәт перспектива китерәчәк. Сату өлкәсендә эшләүчеләргә атна яхшы керем вәгъдә итә.
БАЛЫК. Күләгәдән чыгыгыз. Хәзер яңа танышлар һәм файдалы элемтәләр булдыру өчен уңай чор. Чиргә тиз бирешүчән Балыклар хәлсезлек сизәрләр, хроник чирләр кискенләшү куркынычы бар. Финансларыгызны контрольдә тоту һәм арттыру сезгә бик зур эшчәнлек һәм күпсанлы каршылыклар үтү юлы аша мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа