Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Яңа 2020 елга йолдызнамә

Зодиак билгеләре буенча Шәрык календаре

2020 ел безгә бик күп көтелмәгән вакыйгалар һәм сюрпризлар алып киләчәк. Ул, чыннан да, серле булачак. Тылсымы  “2020” санында гына да түгел, иң әһәмиятлесе шунда: тәхеткә Ак Металл  Күсе киләчәк, ә аңардан алдан ни көтәргә икәне билгесез. Ә бит Кытай календарен башлап җибәрү хокукын нәкъ менә ул алган. Шәрык календаре буенча 2020 елда безне ниләр көтә соң?

Зодиак билгеләре һәм туган еллар буенча Шәрык календаренә ышансак, 2020 ел – ачышлар ясау, ниндидер яңа нәрсәләр белү, көтелмәгән вакыйгалар чоры.

Танылган астрологлар раславынча, 2020 ел – алдан фаразлап булмаган мизгелләр һәм хәлләр вакыты. Күпләр үзләрендә яңа талантлар эзләп табар, яхшы һәм кирәкле кешеләр белән танышыр, мәхәббәткә йөрәкләрен ачар, күңелләренә ошаган нәрсәләр белән шөгыльләнә башлар.

Ләкин Ак Металл  Күсе тырышканнарга, хезмәт куйганнарга һәм гадел булганнарга гына яхшы мөнәсәбәт күрсәтәчәк. Андый кешеләр өчен ул бик күп күңелле сюрпризлар һәм тормышларында зур үзгәрешләр әзерләгән.

Йолдызлар фаразлавынча, 2020 ел менә шундый булачак. Ә хәзер һәр зодиак билгесенә җентекләбрәк тукталыйк.

КҮСЕ

(1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020)

Күсе 2020 елны үзе өчен онытылмаслык итәргә тырышачак. Әлеге билге кешеләрен күңелсезлекләр, бәла-казалар һәм кыенлыклар читләп узачак. Бу елда барлык максатларга ирешелгән, хыяллар тормышка ашырылган, дошманнар җиңелгән булыр.

Финанс өлкәсендә дә уңышлар көтә. Үз эшегезне ачарга планлаштырасыз икән – тәвәккәлләгез! Карьера баскычы буйлап тагын да күтәрелергә телисез икән – алга! Күсе сезгә һәр нәрсәдә илтифат күрсәтәчәк.

Мәхәббәт өлкәсендә дә шулай ук бар да яхшы булыр. Ялгыз Күселәр чын мәхәббәтләрен очратырлар. Гаиләле парлар арасында мәхәббәт, үзара аңлашып яшәү һәм хөрмәт хакимлек итәр.

Сәламәтлеккә килгәндә, иммунитетыгызның хәлен күзәтеп торырга кирәк. Ничек тукланасыз, күпме вакыт йоклыйсыз, саф һавада йөрисез – барысына да игътибарлы булыгыз. Болар бик тә мөһим, чөнки организмның саклану функцияләре көчсезләнергә мөмкин.

ҮГЕЗ

(1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009)

Туган еллар буенча Шәрык йолдызнамәсе Үгезләргә уңышлар вәгъдә итә. Ләкин ул ел башында гына шулай. Бу вакытта сез чын дус булырлык яхшы кешене очратырсыз, җитәкчелек алдында осталыгыгызны күрсәтергә мөмкинлек туар һәм яңа хезмәт урынына дәгъва итә алырсыз, мөһим сорауларны хәл итәрсез, мөмкинлекләрегезнең чикләрен киңәйтерсез.

Ә менә февраль аеннан соң Үгезләрне проблемалар эзәрлекли башлаячак. Бу билге кешеләренең саксызлыгы аркасында бәла-каза килеп чыгу ихтималы зур.

Шулай ук танышулар белән саграк булырга кирәк. Киң күңелле һәм ярдәмчел кеше битлеге артында җиңел табышка ия булу максаты белән сезгә зыян китерерлек мәкер иясе яшеренгән булырга мөмкин. Шуңа күрә ачылып сөйләшмәвегез, серләрегезне чәчмәвегез хәерлерәк булыр.

ЮЛБАРЫС

(1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010)

Ел буе диярлек бичара Юлбарыслар бәхет эзләп чабарлар. Бу вакыт эчендә сезне гел тикшереп, сынап торачаклар. Ел азагында кайберәүләр, иң хәйләкәрләр, эшлеклеләр һәм активлар, уңыш фортунасын үз якларына бора алырлар.

Шәрык йолдызнамәсендә әйтелгәнчә, әгәр Юлбарыслар куелган максатларына ирешсәләр, бу алар өчен киләсе 12 елга ныклы нигез булачак. Ә менә акрын кыймылдаучылар һәм ялкауларга үзләренең потенциалларын тормышка ашыра алмаганнары өчен үкенергә туры киләчәк.

Көтелмәгән акчалата бүләк Юлбарыслар өчен иң мөһим күңелле сюрприз булачак.

Мәхәббәт өлкәсендә берни дә үзгәрмәячәк. Бар нәрсә дә үз агымы белән барачак. Ә менә сәламәтлек карата сак булырга киңәш ителә. Йөрәк торышына игътибар итәргә кирәк булыр.

КУЯН

(1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011)

2020 елга йолдызлар Куяннарны хәвеф-хәтәрләр турында кисәтә. Бу мәхәббәт өлкәсенә дә, финанс мәсьәләләренә дә кагыла. Киң күңелле һәм аралашучан Куян саксызлыгы аркасында чит кешеләргә серен ачарга мөмкин. Явыз ниятле кешеләрнең моннан оста файдаланулары ихтимал. Шуңа күрә әйткән һәр сүзегезгә игътибарлы булыгыз.

Мәхәббәткә килгәндә, монда да бар да шома гына бармас. Каты күңелле кеше белән очрашу ихтималы зур. Куяннарга 2020 елда якын кешесенең ярдәме кирәк булачак, ә янәшәгездәге дустыгыз моны эшли алмый.

Бу билге кешеләре депрессиягә бирелергә мөмкиннәр. Ләкин төшенкелеккә төшәргә кирәкмәс. Бар да җайланыр һәм сез ел азагына үзегезнең мәхәббәтегезне очратырсыз.

Сәламәтлеккә килгәндә дә сез теләгәнчә үк яхшы булмас. Авыр вакытлар булу сәбәпле, Куяннар хәлсезлек һәм психологик проблемалар тоярлар. Шуңа күрә ешрак ял итәргә, туганнарыгыз белән табигатькә чыгарга, вак-төякләргә игътибар итмәскә һәм кешеләр белән күбрәк аралашырга тырышыгыз.

АЖДАҺА

(1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)

Бу елда Аждаһаларны бар өлкәләрдә дә тотрыклылык көтә. Бернинди дә глобаль үзгәрешләр көтелми. Шәрык йолдызнамәсе бу елда мөһим карарлар кабул итмәскә, зур вазифаларга һәм җәмгыятьтә югары урыннарга омтылмаска киңәш итә. Һәр нәрсә үз көенә барырга тиеш.

Мәхәббәткә килгәндә, ялгыз Аждаһаларны көтелмәгән, ләкин язмышында хәлиткеч әһәмиятле очрашу көтә. Берничә очрашудан соң ук җитди мөнәсәбәтләр башланачак. Гаиләле парлар арасында гармония хакимлек итәчәк. Ир белән хатын бер-берсенең кадерен белергә, хөрмәт итәргә һәм авыр вакытларда таяныч булырга өйрәнерләр. Шулай ук хисләрне яңарту да артык булмас.

ЕЛАН

(1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013)

Ялгыз Еланнарга насыйп ярларын очрату бәхете елмаер. Бәлки, нәкъ менә шушы кеше авыр минутларыгызда сезгә бердәнбер терәк булыр. Яхшы кешеләр белән танышу ихтималы бар, алар белән аралашу зур дуслыкка әйләнер.

2020 ел – Еланнар өчен гайрәт ташып торган чор. Әмма аны барысы да дөрес юнәлештә куллана белмәс. Кайберәүләр финанс белән бәйле кыенлыклар кичерер.

Еланнар көчле кешеләр булсалар да, йолдызнамәдә әйтелгәнчә, алар өметсезлеккә дә бирелергә мөмкиннәр. Ләкин бирешмәгез. Бернигә карамый, кыенлыклар аша үтеп, билгеләгән планыгыз буенча барыгыз һәм бәхет сезгә дә елмаер.

2020 елда Еланнарга эчке органнарына игътибар итү кирәк булыр. Хроник авыруларыгыз бар икән – дәваланыгыз, югыйсә, аларның көчәюе һәм катлауланулар килеп чыгуы мөмкин.

АТ

(1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014)

2020 елда Атларга зур уңышларга өметләнү кирәкмәс. Ел башында кыенлыклар, өметсезлекләр көтелә. Әмма ел уртасында бар нәрсә дә яхшы якка үзгәрер. Конфликтлар юкка чыгар, аңлашып сөйләшергә мөмкин булыр.

Шәхси тормышта да проблемалар булыр. Партнерыгызның нигезсез көнләшүе аркасында мөнәсәбәтләрегез өзелергә мөмкин. Шуңа күрә көннәр буе эштә югалмагыз, сөйгән ярыгызга күбрәк игътибар бирегез, ул чакта ярларыгыз белән яхшы мөгамәләне саклап кала алырсыз.

Ел азагында карьера баскычы буйлап күтәрелү ихтималы бар. Ниһаять, сез җитәкчегезгә һәм хезмәттәшләрегезгә үзегезнең кирәкле хезмәткәр икәнегезне исбатлый алырсыз. Ләкин алдан бик нык тырышып эшләргә туры киләчәк.

Шул сәбәпле, сәламәтлектә өзлегүләр килеп чыгу куркынычы бар. Хәлсезлек, йокы туймау, аз хәрәкәтләнү һәм гел “капкалап алу” нерв системасы һәм ашказаны-эчәк тракты проблемаларына китерәчәк.

КӘҖӘ

(1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015)

Кәҗәне 2020 елда барлык башлангычларында да уңышлар көтә. Кыю рәвештә акчаларыгызны проектларга кертегез, үз бизнесыгызны ачыгыз, эшегезне киңәйтегез. Күсе сезгә һәр нәрсәдә илтифат күрсәтер.

Кәҗә өчен 2020 ел – яхшы тәэсирләр вакыты. Бу елда сезне бик күп маҗаралар көтә. Бәлки, чит илгә барып кайтырга да мөмкинлек туар. Ләкин моның өчен ел башында күп эшләргә кирәк булыр.

Мәхәббәттә барысы да яхшы булыр. Сез үзегезгә насыйп ярыгызны очратырсыз. Мөнәсәбәтләр тиз арада колач җәяр. Ә анда туйга да ерак калмас. Мондый җитди мөнәсәбәтләргә әзер булмаганнарны Күсе өнәмәс. Очраклы бәйләнешләр озак вакыт ялгыз калуыгызга сәбәп булырга мөмкин.

Сәламәтлеккә килгәндә, монда да барысы да яхшы булыр. Иң мөһиме – күбрәк хәрәкәтләнергә онытмагыз.

МАЙМЫЛ

(1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016)

2020 елда Маймыл өчен күңелле көтелмәгән вакыйгалар күп булыр. Аңа күп мөмкинлекләр ачылыр. Бу билге кешеләре үзләрендә яңа сәләтләр ачар һәм аларны үз файдаларына кулланырлар.

Елның икенче яртысында сезнең иске үпкәләрне, үткәндәге мөнәсәбәтләрне, уйламый эшләнгән эш-гамәлләрегезне искә төшерүегез бар. Үзегезнең тәртибегез өчен гафу сораудан оялмагыз. Сезгә күпкә җиңелрәк булып китәчәк.

Ел азагына сезне үзгәрешләр көтә. Тик куркырга кирәкми, чөнки алар бик яхшы булачак.

Җитди мөнәсәбәтләр бу елда көтелми. Сез озакка сузылмаган романтик элемтә белән генә канәгатьләнерсез. Парлылар арасында барысы да яхшы булыр, шулай ук сәламәтлек белән дә.

ӘТӘЧ

(1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017)

Кызганычка, Әтәчләргә 2020 ел әллә ни яхшылык та, файда да алып килмәс. Ел буе сезне проблемалар көтеп торыр. Көннәрдән бер көнне сезнең сабырлык бетәр. Үз мәнфәгатьләрен ярсып якларга һәм игътибар үзәгендә булырга күнеккән Әтәч бик тиз кызып китүчән һәм туктаусыз сукранып йөрүче кешегә әйләнер.

Әтәч карарларын уйлап кына кабул итәргә, кискен һәм дуамал эш итмәскә тиеш, диелә йолдызнамәдә. Югыйсә, нәтиҗәләре начар булмагае.

Мәхәббәткә килгәндә, сөйгән парыгызга игътибар җитмәячәк. Шулай булмый ни, сез бит көннәр буе эштә булачаксыз. Яңа танышлар белән дә мөнәсәбәтләр җайланмас.

Сезгә бу вакытны бары тик уздырып җибәрергә һәм өметсезлеккә бирелмәскә генә кирәк, югыйсә, психикага кагылышлы җитди проблемалар килеп чыгуы бар.

ЭТ

(1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018)

Этләргә үткән елда эзәрлекләгән проблемаларны арткы планга күчерергә кирәк. 2020 елны чиста биттән башлагыз. Сезнең “бер нәрсә дә барып чыкмаячак” дигән гел кабатланып торган уйларыгыз күңел төшенкелегенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә аякка басыгыз һәм җыелган проблемаларыгызны хәл итә башлагыз. Күсе һәр башлангычыгызда ярдәм итәр. Максатка омтылышлы һәм киләчәккә ышаныч белән караучы Этләргә бу ел, һичшиксез, уңышлы булачак. Үз-үзләрен кызганып, гел еламсырап йөрүчеләрнең сәламәтлекләрендә, атап әйткәндә, нерв системасында, проблемалар барлыкка килер.

Мәхәббәт өлкәсендә бернинди дә үзгәрешләр көтелми. Йолдызлар фаразлаганча, нәкъ менә Күсе белән мөнәсәбәтләр урнаштырсагыз, яхшы булачак. Искиткеч матур пар барлыкка киләчәк.

ДУҢГЫЗ

(1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019)

Бу елда Дуңгызларның мөмкинлекләре чиксез. Күсе аңа һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булачак. Бу -  идеяләрне тормышка ашыру, бизнесны киңәйтү, мөһим карарлар кабул итү вакыты. Шулай булгач, үткәндәге проблемаларны онытыгыз һәм тулы күкрәк белән сулагыз – уңыш сезнең бусагада бит инде. Иң мөһиме – аның юнәлешендә барырга.

Бу елда психологик проблемалардан котыла алырсыз. Сәламәтлек белән бар да тәртиптә булыр, шулай ук мәхәббәт өлкәсендә дә.                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса