Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Үгез кемгә нәрсә вәгъдә итә

2021 ел – Җир үгезе елы. Ул җир кебек уңдырышлы һәм хезмәт елы булырга тиеш. Чөнки үҗәт үгезгә җирдә казыну, эшчәнлек хас.

Бу ел 29 гыйнварда гына башланса да, Үгез үпкәләмәсен өчен, Яңа ел табынында сыер ите ашарга киңәш ителми. Ләкин үгез кебек үкерергә, хәтта күршеңә мөгезеңне күрсәтеп алырга ярый. Гомумән алганда, бу елда эшләр акрынрак барыр, әмма күп хезмәт куелса, алга китеш тотрыклы булыр. Барыбызга да хәлдән тайганчы эшләргә туры килер. Бакчагызны эшкәртегез, дача сатып алыгыз, булганын яхшыртыгыз.

КҮСЕ. Алар өчен ел, нигездә, начар булмас. Ләкин максатсыз һәм эшлексез үтәр. Әгәр узган еллардан нинди дә запас калган булса – яхшыга. Юк икән, бераз мәшәкатьләнергә туры килә.

ҮГЕЗ. Начарлык юк. Билгеле, бу, бер яктан, аның елы һәм бу елда аның хыяллары тормышка ашар. Хәтта гаилә корырлар, өй салырлар, эшендә дә барысы да барып чыгар. Ләкин, икенче яктан, аның инде бу эш ашказанына юшкын булып утырган һәм аңа иртә таңнан кара кичкәчә җирне үгез кебек сөрергә дә сөрергә.

АРЫСЛАН. Ел авыр булыр. Әгәр үгезләр джунглида агачларны кубарып кыр ясаса, Арысланнарга ераккарак китеп посар урын табарга гына кирәк, 2021 елда зур эшләргә алынмаска киңәш ителә.

КУЯН. Авыррак ел. Әгәр үгезләрне кырга кусалар, Куянны тычкан тотарга мәҗбүр итәчәкләр. Монда аңа өйдәге дәрәҗәсен югалтмас өчен барлык хәйләкәрлек сәләтен эшкә җигәргә кирәк.

АЖДАҺА. Ул күктә оча. Югыйсә, бар тормыш җирдә бара бит. Аны данламаганда, аңа очу кыенрак булачак. Һәм ул карыша башлый, авызыннан ут өрә, үзен күрсеннәр өчен тырыша.

ЕЛАН. 2021 ел аны ял иттерә. Аңа сөрелүче, тыныч булмаган кырга шуышып чыгарга кирәк түгел. Иң яхшысы – качып, бу елны үткәреп җибәрергә, чөнки киләсе ел – аның өчен.

АТ. 2021 ел – хезмәт, мәхәббәт елы. Шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салу, гаилә кору чоры. Ләкин бизнеста күзгә күренерлек уңыш көтелми.

САРЫК. Бу – аның елы. 2021 елда сарыклар искиткеч уңышка ирешәчәк. Аңа җиңел булачак.

МАЙМЫЛ. 2021 ел – яңа җиңүләр, уңышлар елы. Ләкин сөйләшүләр, килешүләр вакытында көчлеләрне арадашчы итсәгез, авыр хәлләрдән үзегезгә зыянсыз чыга алырсыз. Үгез тулысы белән сезне яклый.

ӘТӘЧ. Ару-талуны белмәс Үгез үз йогынтысы белән Әтәчне дә эшләргә мәҗбүр итә. Ә Әтәчләр өчен үзләре канәгатьлек ала торган эш кенә шатлык китерә. Нәтиҗәдә, бар да канәгать калыр.

ЭТ. Үгез елында Эт үзен бер урында хис итмәс. Аның күңеле тыныч түгел. Проблемалары артык күп. Күңелсезлекләр аны әллә кайлардан эзләп таба.

ДУҢГЫЗ. 2021 ел бик яман. Ләкин аңа яраклашырга һәм аны үткәреп җибәрә алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса