Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (9–15 НОЯБРЬ)

9 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр кими баручы ай. 15 ноябрьдә яңа Ай туа.

Кыйммәтле әйберләр сатып алырга, бизнес башларга, мөһим документларны имзаларга, килешүләр төзергә, эш урынын үзгәртергә, акча бирергә һәм бурычка алырга киңәш ителми. Хәйриячелек һәм гадәти, җайга салынган эшләр белән шөгыльләнергә мөмкин. Йортны төзекләндерү һәм ремонтлау белән мәшгуль булырга, көнкүреш әйберләре сатып алырга була. Әмма масштаблы проектлар көч һәм чараларның югалуына китерергә мөмкин.

Кучкар. Иске дуслар сезгә әйтеп бетергесез ярдәм күрсәтәчәкләр. Сез аны көтмәгәнгә, аларның ярдәме сезне бик шатландырачак. Кемнеңдер сезгә күптән гашыйк булуы, әмма үзенең хисләрен сер итеп саклаганлыгын белү бөтенләй көтелмәгән сюрприз булып булачак,   

Үгезбозау. Ниндидер тискәре мәгълүмат сезне эздән чыгарырга, бик ярсытып җибәрергә мөмкин. Бу вакытта сез элеккегә караганда көчлерәк булырсыз, шулай да шикләнүләр һәм борчулар бимазаларга мөмкин. Күңел төшенкелегенә бирешмәгез һәм үз көчегезгә таяныгыз.

Игезәкләр. Тир түгеп эшләп тапкан акча өчен көрәшергә туры киләчәк. Ихтимал, хәтта хезмәттәшләр яки көндәшләр белән мәнфәгатьләр конфликты да туарга мөмкин. Әмма, гомуми ышаныч булмауга һәм көчегезнең  түбән тәгәрәвенә карамастан, үзегезне җиңә алырсыз һәм бу үзегез өчен дә көтелмәгән хәл булыр..

Кысла. Сәфәрләр һәм командировкалар бик үк өнәлми, әмма әгәр сез мөһим эш кысаларында барырга мәҗбүр булсагыз, курыкмагыз –барысы да сез уйлаганнан яхшырак булыр, хәтта нәтиҗәдә, уңыш килергә  мөмкин.

Арыслан. Өйдәгеләр инде күптәннән һәрвакыт һәм барысында да баш булуыгызга күнеккән. Шуңа күрә, әгәр кинәт бу вакытта сезне глобаль ремонт, яңа җиһазлар сатып алу, булганнарының урынын алыштыру идеясе туса, беркем дә каршы түгел.

Кыз. Бу атнада планеталарның торышы сезнең горурлыгыгызны беркадәр йомшартыр. Яңа мәхәббәт эзләвегез икеле, әмма булганы белән мөнәсәбәтләр бар яклап та да яхшырак һәм гармониялерәк булачак.

Үлчәү. Планеталарның аспектлары ярдәмендә сездә бик күп көч һәм энергия барлыкка киләчәк, сез алар белән бик шатланып уртаклашачаксыз. Мөһим нәрсә: сезнең энтузиазм шулкадәр югары ки, хәтта барлык чирләрне куркытачак.

Чаян. Эшлекле һәм шәхси партнерлар белән мөнәсәбәт ачыклаулар сезне чигенергә мәҗбүр итә алмаячак. Киресенчә, сез шундый ышандыргыч булачаксыз ки, барысын да сезнең фикерегезне кабул итәргә мәҗбүр итәчәксез. Афәрин, сез ораторлык сәнгате остасы!

Укчы. Хәзерге вакытта сезне бурычка бату ихтималы җитди куркытып алыр. Бәлки, актив банк хезмәткәрләренең берәрсе эзләп үк килер. Борчылмагыз, бурычны түли алырсыз һәм гадәти эшләр белән шөгыльләнүне дәвам итәрсез.

Кәҗәмөгез.  Йолдызлар сезне бу чорда тагын да сүзчәнрәк һәм аралашучанрак итәр. Моннан файдаланып калыгыз – җылы һәм иркен атмосферада иске дуслар белән мөмкин кадәр ешрак очрашыгыз.

Сукояр. Планеталарның торышы сезгә көч өстәячәк, керемне арттырырга мөмкинлек эзләүгә этәрәчәк. Барысы да килеп чыгарга тиеш! Бердәнбер киңәш: төзелгән планны төгәл үтәгез.

Балык. Ихтимал, сезне кинәт сагыш басар, аның сәбәбе кешеләрдән гайрәт чигү булачак. Әмма нәкъ менә кешеләр бу хәлдән чыгарга ярдәм итәчәк. Дөрес, болары якын дусларыгыз һәм туганнарыгыз булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса