Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (7–13 СЕНТЯБРЬ)

7–13 сентябрь көннәрендә ай кими бара. Бу башлаган эшләрне тәмамлау, нәтиҗәләр ясау һәм төрле отчетлар әзерләү өчен уңайлы вакыт. Авырлык киметү циклын башлагыз, зарарлы гадәтләрдән арыныгыз, туйдырган мөнәсәбәтләр белән хушлашыгыз. Атнаның соңгы көнендә эпиляция ясау, битне һәм бөтен тәнне чистарту процедурасын үткәрү яхшы.

Кучкар. Нәрсәгә генә бәйле булуына карамастан, төрле юллар белән низаглардан һәм бәхәсләрдән читтә торыгыз. Ихтимал, сезгә хезмәттәшләрегезнең канәгатьсезлеге белән очрашырга һәм җитәкчелектән  җитди дәгъвалар тыңларга туры килер. Акланудан яки каршы килүдән мәгънә юк. Тиздән барысы да ачыкланачак һәм гаделлек тантана итәчәк.

Үгезбозау. Эштәге проблемалардан читтә яки шәхси мәсьәләләрдә эндәшмичә калып булмаячак. Хәлләр ничек кенә булмасын, үз позициягезне нык яклагыз һәм шәхси мәнфәгатьләрегезне игътибар үзәгендә тотыгыз. Чыгымнарны барлап торыгыз, ләкин ташламалы товарлар сатып алмагыз.

Игезәкләр. Нинди дә булса җитди эшләрне 9 сентябрьдән соң башларга мөмкин. Ә моңа кадәр актив эшчәнлектән тыелыгыз, булдыра алган кадәр бәйләнешләрне чикләгез һәм беркем белән дә конфликтка кермәскә тырышыгыз. Эшлекле партнерларга һәм хезмәттәшләргә карата таләпләр планкасын тагын бераз киметү яхшы булыр иде.

Кысла. Үзегезнең кәефегезгә колак салыгыз. Салкын тидерүнең яисә башка төрле сәбәптән хәлсезлекнең беренче билгеләре сизелүгә үк, ашыгыч чаралар күрегез. Өй мәшәкатьләренең бер өлешен якыннарыгыз белән бүлешегез, эшегездә артык тырышмагыз арып китү куркынычы бар, бу сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаячак.

Арыслан. Игътибарыгызны барыннан да бигрәк акча һәм мәхәббәт биләп торачак. Өстәвенә, беренчесендә дә, икенчесендә дә әйтеп бетергесез уңыш елмаерга мөмкин. Моның өчен бары тик ике шартны гына үтәргә кирәк: катгый экономия режимын кертергә һәм тирә-юньдәгеләргә үз-үзләре булырга мөмкинлек бирергә. Беркемне дә тәнкыйтьләмәгез һәм кырыс хөкем итмәгез.

Кыз. Энергия җитәрлек, кәеф һәм физик халәт тә шулай ук яхшы. Алай да сүздә, уйларда һәм гамәлләрдә бераз саграк булыгыз. Көчегезне һәм мөмкинлекләрегезне артык бәяләмәс өчен алдан ук бөтен нәрсәдә дә гамәлләр планын җентекләп уйлагыз. Күптәнге дусларыгызга үзегез турында исләренә төшерергә вакыт табыгыз.

Үлчәү. Сезнең тирән хисле  мәхәббәт кичерешләре әсирлегенә эләгү куркынычы бар. Үзегезне кулда тотыгыз һәм башыгызны югалтмаска тырышыгыз. Ул сезгә бик күп эш башкарыр өчен кирәк булачак һәм аны сездән башка беркем дә эшли алмаячак. Шуңа күрә бөтен көчегезне туплагыз һәм эшкә керешергә әзерләнегез.

Чаян. Гадәти тормыш тәртибен ерак туганнар белән бәйле көтелмәгән хәлләр бозарга мөмкин. Моннан тыш, электр приборларын кулланганда һәм автомобиль белән идарә иткәндә зур саклык таләп ителәчәк. Сезнең уйламый эшләгән гамәлләрегездән башкалар зыян күрергә мөмкин.

Укчы. Үзегезне хәрби профессиональ формага кертегез. Күп кенә эшлекле очрашулар булачак, алар карьера эшләрендә уңай чагылыш табачак. Үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән булыгыз, хаклы икәнлегегезгә шикләнмәгез, төрле хәлләрдә дә катгый эш итегез, әмма закон кысаларында.

Кәҗәмөгез.  Яхшы акча эшләү өчен вакыт җитте. Әмма әлеге чорда яңа кызыктыргыч тәкъдимнәрдән баш тарту яхшырак. Өстәвенә, акчалата уңыш сез бик яхшы белгән эшләрдә генә көтелә. Нәрсәдер сез уйлаганча бармаса, бирешмәгез. Тырышлык барыбер юкка булмаячак.

Сукояр. Финанс хәлләренә игътибар итегез. Бәлки, гаилә бюджетын яңадан карарга һәм күңел ачуларга чыгымнарны шактый киметергә туры килер. Эштә дә болытлар бераз куерачак соңга калмаска тырышыгыз, сылтау табып, турыдан-туры бурычларыгыздан баш тартмагыз.

Балык. Энергия аз, сезнең эмоциональ-психик халәтегез дә югары дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә мөһим һәм җитди эшләрне планлаштырмагыз. Зур көч таләп итми торган гадәти эш белән шөгыльләнегез. Ә бу вакытка ял алу яки бер-ике көнгә обстановканы алыштыру тагын да яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса